Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Улыбызга Азамат дип исем куштык". Аквапаркта туган бала турында 5 мөһим факт

11 август көнне Казанның “Барионикс” аквапаркында чын мәгънәсендә гаҗәеп хәл булды – дөньяга сабый туды. Әлеге шатлыклы вакыйга баланың әти-әнисенең генә түгел, ә аквапарк хезмәткәрләренең дә исендә калачак: алар, югалып калмыйча, сабыйга дөньяга туарга ярдәм иткәннәр.

news_top_970_100
"Улыбызга Азамат дип исем куштык". Аквапаркта туган бала турында 5 мөһим факт

Җәйге шимбә иртәсендә ирле-хатынлы Әхмәдиевләр кечкенә кызлары белән бергә аквапаркка барырга ниятли. Өчесенең берсе дә ялдан дүртәү булып кайтачакларын көтми.

"Бала туарга ике атна вакыт бар иде әле"

“Хатыным 10 сында табибта булды. Аңа бала туарга ике атналап вакыт бар дип әйттеләр. Шуңа күрә без бераз ял итеп калырга уйладык”, - дип сөйли бәхетле әти Рамил Әхмәдиев.

Гаилә аквапаркта дүрт сәгатьләп булган – тамак ялгарга да, су коенырга да өлгергәннәр. Сүз уңаеннан, ул соңгы тугыз ай эчендә монда ял итүче өченче йөкле хатын-кыз булган.

“Без анда сәгать 11 дә килдек, хатыным дулкыннарда һәм бассейнда йөзде, ләкин өченче яртылар тирәсендә эченең аскы өлешеннән тарта башлады. Диана чишенү бүлмәсенә китте һәм мине шунда көтәчәген әйтте. Берникадәр вакыттан соң ул миңа шалтыратып, сулары киткәнен хәбәр итте. Чишенү бүлмәсенә барып җиткәнче мине барысы да котлый башлады”, - дип сөйләде Рамил.

20 минут эчендә туган бәби

Ханым баласын 20 минут эчендә тудыра. Мөгаен, гидромассаж һәм җылы су организмга уңай тәэсир иткәндер, дип саный бәләкәчнең әтисе.

Аквапарк хезмәткәрләре көткәнчә, сабыйга Барионикс дип исем кушмаганнар. “Улыбызга Азамат дип исем куштык. Авырлыгы 2850, буе 50 см. Хастаханәдән читтә бала табу хатыныма да, балага да бернинди йогынты ясамаган. Алар хәзер үзләрен яхшы хис итә һәм шушы көннәрдә өйгә чыгачаклар”, - дип сөйли Рамил.

Коткаручы Анастасия Никитина һәм администратор Мария Уруджова

19 яшьлек Настя

Сабыйга дөньяга туарга аквапарк хезмәткәрләре ярдәм иткән – коткаручы, администратор һәм фельдшер.

“Ул көнне мин чишенү бүлмәсендә дежурда идем. Мине бер хатын-кыз чакырып алды һәм бала табуын әйтте. Башта мин ышанмадым, үзен начар хис итәдер дип кенә уйладым, администраторны һәм табибны чакырдым. Аның туганнарын эзләргә чыгып киттем, ә кире килгәндә бала тудырырга ярдәм кирәк диделәр”, - дип исенә төшерә коткаручы Анастасия Никитина.

Настяга нибары 19 яшь. Үзе әйтүенчә, башта шок хәлендә калган, ләкин үзен тиз арада кулга алган.

Бәхетле очрак - тәҗрибәле фельдшер

Дианага уңыш елмайган дип әйтергә була: иң кирәкле мизгелдә аның янында тәҗрибәле фельдшер була – аның өчен бу беренче бала тудыру очрагы түгел.

“Мин ханымны карадым һәм аның монда бала табачагын аңладым. Аны икенче урынга алып китәргә ярамый иде инде. Ашыгыч ярдәм килгәнче бала туарга өлгергән иде – бала туу бик тиз булды”, - дип сөйләде фельдшер Максим Ризаев.

Аның сүзләренчә, бала табучы хатын бу хәлгә тыныч караган һәм барысы да яхшы тәмамланган. Дөрес, кайбер кешеләр куркуга калды, кемдер киңәш бирә башлады – мондый “тамашачыларны” бүлмәдән тиз чыгарганнар.

“Элек хатын-кызлар өйдә дә, кырда да бала тапканнар. Хәтта Иисус Христос да чоланда туган. Бәлки бу бәхеткәдер. Чыннан да, бу могҗиза”, - дип саный фельдшер.

Аквапарк администраторы Мария Уруджова бу көнне кечкенә могҗиза шаһиты булган.

“Без моны берничә сәгатькә сузылыр дип уйлаган идек, ләкин барысы да шулхатле җиңел булды, ул хәтта кычкырмады да. Ә бала дөньяга килгәч, барысы алкышлый башлады – бик күркәм күренеш булды ул”, - дип сөйләде администратор.

Аквапаркка гомерлек абонемент

Авырлы хатыннар монда еш булалар, чөнки гаилә аквапаркы дип санала. Ләкин бала туу беренче очрак булган.

“Йөкле кешеләргә керергә ярамый дигән күрсәтмәләр юк. Бездә булачак әниләр өчен тыныч зоналар да бар – дулкыннар, “ватрушкаларда” һәм бассейннарда йөзү. Ләкин хатын-кызлар, бала табу вакытын истә тотып, безгә килергәме, юкмы икәнен  бары тик үзләре хәл итәргә тиешләр”, - дип аңлатты Мария.

Аквапарк җитәкчелеге хезмәткәрләренә акчалата премия бирергә вәгъдә итте, ә сабыйның гаиләсенә гомерлеккә сертификат тапшырды. Хәзер акушерлар үзләренең “нептуннары” белән ешрак күрешә алачак.

Коткаручы Анастасия Никитина, Рамил Әхмәдиев кызы белән, фельдшер Максим Ризаев һәм аквапарк директоры Николай Котов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100