news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновскидан татар кызы «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиада финалына чыкты

news_top
Ульяновскидан татар кызы «Умницы и умники» интеллектуаль олимпиада финалына чыкты

Ульяновскиның 100нче губерния лицеенда укучы Камилла Абулханова «Умницы и умники» бөтенроссия телевизион интеллектуаль олимпиаданың финалына чыкты, дип хәбәр итә өлкәнең мәгариф идарәсе.

«Горурлыгыбыз һәм шатлыгыбыз чиксез», – дип яза 11 сыйныф укучысы Камилла турында өлкәнең «Өмет» гәзите.

Камилла беренче сорауга төгәл җавап бирә алмый, «Ва-банкка бару» хокукын сайлап ала һәм, өстәмә сорауга дөрес җавап биреп, бәйгедә кала.

Олимпиаданың җиңүчесе МГИМО студенты булу хокукын ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар