Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновскида сидр эчеп 16 кеше үлгән, 19 кеше хастаханәдә

news_top_970_100
Ульяновскида сидр эчеп 16 кеше үлгән, 19 кеше хастаханәдә

Ульяновск өлкәсендә спиртлы эчемлек – сидр (алкоголь күләме күп булмаган, алма, груша яки башка тәмдәге эчемлек) эчеп 16 кеше үлгән, дип хәбәр итә РИА Новости, губернаторга сылтама белән.

Ульяновск өлкәсендә ялган алкоголь продукциясе белән агуланганнар саны 40ка якын. Аларның күпчелеге – Димитровград шәһәреннән. Агуланучыларга 29дан 53 яшькә кадәр.

Димитровградта агулану турында беренче хәбәрләр якшәмбе кич чыкты. Берничә кеше реанимациягә эләккән, дип яздылар. Алар барысы да «Территория пива» кибетеннән «Мистер Сидр» дип аталган алкогольле эчемлек эчкән булган. Аны эчкәч сукырайганнар, ә эчләре яна башлаган. Дүшәмбегә хастаханәдә 8 кеше үлә, ә 1сен алып килеп тә өлгерә алмыйлар. 16 яшьлек бер кызны коткарып кала алганнар. Ә бу сәгатькә үлүчеләр саны 16, хастаханәдәгеләр 19, дип язалар.

Бу эчемлекне җитештерүче Самараның Краноглинский районындагы эшмәкәр булган. Сидрны кибеткә зур савытларда китергәннәр, аны ярты литрлы һәм литр ярымлы шешәләргә бүлеп сатканнар. 

Самараның Новокуйбышевск шәһәрендә дә сидр белән агуланып 3 кеше үлгән, аларның 2се – хатын-кыз.

Җинаять эше кузгатылган. Кибеттәге 100 30 литрлы шешәләрдәге сидр алынган, предприятие хуҗасы кулга алынган. Ульяновск өлкәсе губернаторы сидр сатуны тыярга чакырган. Тикшерү комитеты кулга алынган эшмәкәрдән сорау алган видеороликны чыгарды.

«Звезда» каналы хәбәр итүенчә, кибетләрдәге суррогатны сатудан алганнар. Кибетче: «Яшьләр шушы сидрда гына утыра. Мин моның сәбәбен белмим. Яшьләр килә дә шуны сорый», – дип сөйләгән. 

«Звезда» каналы кибеттә эшләүче бер сатучы ханымның да сидр эчеп үлүен әйтә. «Бер стакан гына эчкән, шунда ук начар хис итә башлаган үзен. «Ашыгыч ярдәм» шәһәр хастаханәсенә алып килгән, алмаганнар. Башка поликлиникага алып киткәннәр. Тегендә укол кадаганнар да кайтарып җибәргәннәр. Өенә кайтканда аңын югалткан. Әле генә шалтыратып, «үлде» дип әйттеләр», – дигән.

Үлүчеләр саны арта баруын хәбәр итәләр.

«Газета.ру» ялган эчемлек эчеп чак кына үлми калган Татьяна белән сөйләшкән.

Татьяна компания белән төнлә ял иткәндә, «Мистер Сидр» эчемлеген сатып ала. «Бу – 2 июньнән 3 июньгә каршы төндә иде. «Территория пива» кибетенә киттек. Ул – бу вакытта эшли торган бердәнбер кибет, шуңа шунда бардык. Без персик тәме килеп торган сидрны эчәргә булдык. Ике ярты литрлы шешәләргә салдырып алдык. Мин генә эчтем.

Икенче көнне бик авыр булды. Ашый да алмадым, кан басымы уйнады. Ә кичен инде болгата башлады. Минем бу сидрны икенче тапкыр эчүем иде. Берни дә шикләндермәде, тәме дә, төсе дә шикле түгел иде. Персик тәме килә иде», – дип сөйләгән ул.

Татьяна әйтүенчә, бу кибеттә срогы чыккан сыра да сатканнар, яшүсмерләргә аракыны да яшереп сату булган.

«Анда искергән сыра саталар. Әйбәтен салырга кушасың, ә инде 1 ай торганын саталар. Сатучылар аек түгел. Яшьләр дә сатып ала, чөнки ул көн әйләнәсе эшли. Минем бервакыт полиция да чакырганым булды, чөнки балигъ булмаганнарга аракы саттылар. Полиция килеп тә тормады», – дип сөйләгән Татьяна.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100