Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновскида «Наил бабай» спортиклары хөкем ителгән (Наилнең үзен таба алмаганнар)

news_top_970_100
Ульяновскида «Наил бабай» спортиклары хөкем ителгән (Наилнең үзен таба алмаганнар)
Фото: "Наил бабай" спортиклары төшергән видеодан скриншот

6 сентябрь көнне Ульяновскиның Тимер юл районы судында шәһәрдә зур яңгыраш тапкан җинаять эшенә бәйле мәхкәмә тәмамланды, дип яза 73online.ru сайты. Сүз «Наил бабай» дип йөртелгән кеше җитәкләгән төркем турында бара. Полиция «Наил бабай»ны тота алмаган, әмма аның «спортик» егетләре авыр җинаятьләрдә гаепләнеп, хөкем ителде. Бу җинаятьләр арасында наркотиклар белән бәйле эшләр дә, кешеләрне җәберләү, кыйнау, оешкан җинаять төркеме булдыру да бар.

«Спортик» дип, наркотиклар сатучыларны алдаган кешеләрне җәзалау белән шөгыльләнүчеләрне атыйлар. Алар наркотик сатучылар күрсәтмәсе буенча үзләрен алдаган кешеләрне сагалап торып, аулак урыннарда кыйный.

«Наил бабай»ның исеме Ульяновскига таныш булган. Бу » төркем, чөнки аның «спортиклары» наркотик сатучыларны алдаган кешеләрне кыйнаган, җәберләгән, мыскыл иткән һәм шуларны «сабак булсын өчен» интернетка куйган.

Наркотик сатучылар бер яшь егетне каты итеп кыйный – кабыргаларын сындыралар, умырткасына зыян салалар. Шушы видео интернетка куелгач, полиция бер «спортик»ның кем икәнен ачыклый – ул битлексез була. Шуның аша калган «спортик»ларның да эзләренә төшәләр, әмма «Наил бабай»ның кем икәнен ачыклый алмыйлар. Шулай ук «спортиклар канаты астындагы» наркотиклар сатучылар да кулга алына.

«Наил бабай» төркеме оешкан җинаятьчел төркем оештыруда һәм наркотиклар сатуда гаепләнә.

Судта «спортиклар» «Сәламәтлеккә зыян салу» буенча (Җинаять кодексының 112нче маддәсе) гаепләрен таный, ләкин 210нчы статья буенча («Җинаятьчеләр төркеме булдыру») гаепне кире кага. Адвокатлар, аларның оешкан җинаять төркемендә түгел, ә бәлки аерым-аерым кечкенә төркемнәрдә эш итүләрен дәлилләргә тырыша. Ләкин мәхкәмә, прокурор Дмитрий Кузин фикерен яклап, барлык 12 гаепләнүчене дә җинаятьчеләр төркеме һәм башка җинаятьләр өчен хөкем итте. Төркемдә 1 хатын-кыз да бар.

Наркотиклар сатуда гаепләнүчеләр – Елена Ф., Максим П., Артем Я., Михаил А. – 6 елдан 13 елга кадәр кырыс режимдагы колониягә хөкем ителде.

Хөкем ителгән спортиклар арасында Андрей исемле үсмер дә бар. Ул 8 елга хөкем ителгән, балигъ булганчы, ул тәрбия колониясенә җибәрелә. Калган 4 егет 4 елдан 8 елга кадәр хөкем ителгән. Бу җинаять төркеменә кергән, әмма кыйнауда катнашуы ачыкланмаган 4 кеше 1 елдан 4 елга кадәр шартлы рәвештә хөкем ителгән. Алар арасында Айрат исемле татар малае да бар.

Әлегә яклаучылар суд карарын шикаять итәргә җыеналар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100