Ульяновскида «Кичке Сабантуй»: актив яшьләр, Казан артистлары һәм заманча биюгә тәнкыйть
20 июньдә Ульяновск шәһәрендә беренче тапкыр яшьләр өчен «Кичке Сабантуй» узды. Ульяновск татарлары ничек күңел ача? Кичке Сабан туеннан яшьләр канәгатьме? Бу сорауларга җавапны «Интертат» репортажында табарсыз.

Безне Казаннан яңгырлы һава торышы озатып калды. Ул көнне Ульяновскида да яңгыр явачак, дип күрсәтә, бәхетебезгә, кичкә кадәр кояшлы һәм җылы булды. Ульяновскиның «Татар мәдәни үзәге»нә килеп кергәч тә, яшьләрнең ачык күңелле һәм җор телле булуына сокландым. Алар үзара рәхәтләнеп мишәрчә кызу-кызу сөйләшәләр – сүзләрен аңларга өлгер генә! Чәй эчкән арада «Кичке Сабантуй» оештыру идеясе авторы һәм алып баручы Назлыгөл Мистякова белән сөйләшеп алдык. Ул «Татар мәдәни үзәге»ндә методист булып эшли, «Сембер мирасы» яшьләр оешмасында активист буларак катнаша – чаралар оештыра һәм алып бара.
Кичке Сабан туе оештыру теләге белән узган ел янып йөри башлаган идем инде, быел менә башкарып чыктык. Мин башта әлеге чараны, яшьләргә якынрак булсын дип, «Made in Ulyanovsk» дип атарга теләгән идем, чөнки төп катнашучыларыбыз – биредә туып үскән яшьләр – «брендовый мишәр татарлары» (көлә). «Кичке Сабантуй» сүзе дә яшьләр «вечеринкасы» кебек аңлашыла дип, шул фикердә тукталдык. Бәйрәмне оештыруда Казан зур ярдәм күрсәтте: төп артистларыбыз – Алия Нур белән Ранис Гарипов чыгышлары Бөтендөнья татар конгрессы тарафыннан түләнде һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов җырчылар белән элемтәгә чыкты. Әлбәттә, Ульяновск өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе, Ульяновск өлкәсенең татар мәдәни үзәге һәм халык мәдәнияте үзәге, шәһәр хакимиятенең яшьләр эшләре идарәсе, Ульяновск өлкәсенең «Сембер» татар эшмәкәрләре клубы, Казанның «Идел» яшьләр үзәге ярдәм итте, – дип рәхмәтен белдерде Назлыгөл.
Аның әйтүенчә, шәһәрдә яшьләр өчен чаралар даими уздырылып тора, ә инде мондый Сабан туена ихтыяҗ афишаны куйгач та килгән кайтавазлардан сизелгән. Киләсе елда тагын да киңрәк форматта һәм масштабта үткәрергә ниятләре бар.

Назлыгөл Мистякова һәм Реналь Джумаев
Фото: © Диана Вахитова
Сабан туена кадәр без кичке Ульяновск буйлап экскурсиягә чыгып киттек. Шәһәрнең кызыклы урыннары турында Аксаков исемендәге Ульяновск өлкә китапханәсендә китапханәче булып эшләүче Марсель Әхмәтҗанов сөйләде. Дөресен әйткәндә, китапханәче һөнәрендә еш кына хатын-кызларны күреп ияләнгәнгәме, Марсель белән танышу кызыклы тоелды. Аңа 34 яшь, китапханәдә эшли башлаганына 5 ел була.
Мин – белемем буенча педагог, мәктәптә укытканым бар. Берникадәр вакыт туктап торганнан соң, кабат педагогикага әйләнеп кайттым, тик бу юлы китапханәдә эшлисем килде. Чөнки китапханә миңа төрле яшьтәге кешеләр белән эшләү мөмкинлеге бирә. Мин үзем туган якны өйрәнү секторында эшлим, шуңа күрә шәһәр кунакларына экскурсияләр үткәрәм, балалар һәм яшьләр өчен квест, квиз кебек чаралар оештыруда катнашам. Китапханә миңа үземне төрле яктан ачарга ярдәм итә. Миңа балалар өчен аниматор булып эшләү, чаралар алып бару бик ошый.
Китапханәче һөнәре күбрәк кызларга туры килә дип уйлый идем, стереотипны җимердең әле син, Марсель!
Бу – бер генә дә алай түгел! Әйе, китапханәдә эшләүче егетләрне сирәк күрәсездер, әмма бездә ир-атлар күп эшли. Тарихка күз салсак, элек китапханәче булып нәкъ менә ир-атлар эшләгән, чөнки ул заманда китаплар авыр булган, – дип аңлатты ул.

«Әйе, китапханәдә эшләүче егетләрне сирәк күрәсездер».
Фото: © Рәфидә Галимҗанова
Шулай итеп, без шәһәрнең Җиңү паркына – кичке бәйрәмгә дә килеп җиттек. Әлеге парк Казанның элекке Кырлай аттракционнар паркын хәтерләтә: кая карама – балалар шау-шу килеп аттракционнарда уйный, шәһәр халкы паркта ял итә – күбесе биредә бәйрәм булачагын белмичә, очраклы гына килеп кушылган. Сәхнәгә Сабан туеның алып баручылары – Назлыгөл Мистякова белән Реналь Джумаев чыгып, бәйрәм кунакларын сәламләде. Аларның миңа алып бару стильләре аерылып торуы ошады: Назлыгөл саф татар телендә рәсми җөмләләр белән сөйләсә, Реналь яшьләр сөйләменә хас сүзләр кушып алып барды. Мисал өчен:
Реналь: Сездә бүген «вау», «огонь», «шәпский» настроение булырга тиеш! Чөнки Ульяновскида беренче тапкыр «Кичке Сабантуй» үтә!
Назлыгөл: Дуслар, әйтегез әле, кемнәр кичтән үк киемнәрен әзерләп, үтүкләп куеп, бүген Сабан туена килде?
Реналь: Кемнәр «паркка прогулкага» дип чыгып китеп, Сабан туена килеп эләкте?
Һәм мондый диалоглар шактый күп булды. Алда әйткәнемчә, сәхнәдә Ульяновск яшьләре чыгыш ясады – җырлар арасында эстраданыкы күбрәк иде, шуңа күрәдерме, мәйданда кушылып җырлаучылар күп булды.

Фото: © Диана Вахитова
«Татар Сабан туеннан көләләр», яки Халыкка ярап буламы?
Бәйрәм бию коллективлары чыгышы белән дә үрелеп барды. Шуларның берсен «Интертат» телеграм-каналына куйгач, бер-бер артлы тәнкыйть килде: «Милли бәйрәм шулай үтәме?» «Татар Сабан туеннан көләләр», «Шул да булдымы бию, менә сиңа Сабантуй. Сабантуй түгел – пәри туе диләрме әле?» диючеләр дә, әлеге номерны хуплап, «Беренче коймак төерле була, ди халык» дип язучылар да булды.
Гомумән, мин биюне видеога төшергәндә, андый «хейт» булыр дип уйламаган идем, билгеле. Ләкин халык фикерен Сабан туе оештыручыларның берсе, «Сембер мирасы» оешмасы җитәкчесе Азат Яруллинга җиткердем.
«Сембер мирасы» – балабыз кебек ул, без иңне-иңгә куеп эшлибез. Элек ул «Яшь Team» дип атала иде, хәзер тирәнрәк мәгънәдәге атаманы алды, ягъни без, тарихны саклау белән беррәттән, аны киләчәк буынга җиткерү юнәлешендә проектлар булдырабыз. Ульян шәһәре тарихында ачык һавада мондый «Кичке Сабантуй» беренче тапкыр оештырыла, шуңа күрә әлегә җитешсез якларыбыз да юк түгелдер. Беренче тапкыр эшләгәндә һәрчак авыр бит ул. Безнең максат – «Сабантуй» сүзен таныту. Бию коллективларыбыз күп димәс идем, булганнары белән эшләдек – ансамбльләргә мөрәҗәгать иттек. Без бит Татарстан түгел, монда күп кеше татарча аңламый, шуңа күрә без төрле якны күз уңында тоттык. Сабан туе – шәһәр бәйрәме дә булсын, дидек – бар халыкның рәхәтләнеп күңел ачуын теләдек, – дип аңлатты Азат.
Җитешсезлекләргә килгәндә, ул техник яктан мәсьәләләрне санады: мәсәлән, кичен сәхнәне яктырту, артка экран кую матур булыр иде. Ләкин болар барысы да акчага барып тоташа. Шуңа күрә шәһәр эшмәкәрләре белән сөйләшүләр алып баралар икән.
Бию турындагы шәрехләргә кире әйләнеп кайтып, «бөтен кешегә беркайчан да ярап булмый» диясем килә. Гомумән, яшьләр Сабан туе булгач, ул беренче чиратта аларга ошый торган бәйрәм булырга тиеш түгелмени? Исеме дә бит «Милли Сабантуй» түгел, ә «Кичке Сабантуй». Әлбәттә, халкыбызның тарихи бәйрәменә тап төшерү матур күренеш түгел. Ләкин әлеге биюдән канәгатьсез кайтып киткән кешеләр күземә чалынмагач, «халык ошатмады» дип кистереп әйтә алмыйм. Әлеге чара – яшьләрнең беренче «коймаклары». Алга таба төерне булдырмас өчен тырышырлар.

«Кичке Сабантуй» беренче тапкыр оештырыла, шуңа күрә әлегә җитешсез якларыбыз да юк түгелдер».
Фото: © Рафаэль Дәвәтаев/tatar73.ru
«Бәйрәмгә дип махсус изү, калфак тектем»
Яшьләр арасында милли калфак, изү, күлмәк киеп килүчеләр дә очрады. Соңыннан алар сәхнәгә чакырылып бүләкләнде. Араларында быел Халыкара «Татар кызы-2025» өлкә конкурсында Ульяновск данын яклаган һәм ярым финалга узган Алинә Хәкимова да бар иде. Аңа 22 яшь, ул кечкенәдән җыр-бию белән шөгыльләнгән – «Болгар» ансамблендә катнашкан. Махсус Сабан туенда кию өчен үзенә милли изү һәм калфак теккән.

Алинә Хәкимова уңнан икенче.
Фото: © Рафаэль Дәвәтаев/tatar73.ru
Кичке уен, Казан артистлары һәм дискотека
Бәйрәмнең иң кызу һәм көтеп алынган өлешенә дә килеп җиттек. Көн инде кичкә авышкач, оештыручылар халыкка төрле уеннар уйнатты. Уеннар да заманча иде.
Бу өлешне популяр татар диджее DJ AIRA музыкаль яктан бизәде. Иң ахырда инде татарча дискотека оештырды.

Фото: © Рафаэль Дәвәтаев/tatar73.ru
Ульяновск халкы Казанның яшь автор-башкаручылары Алия Нур белән Ранис Гариповны җылы кабул итте, гәрчә аларның бу шәһәрдә беренче тапкыр чыгыш ясаулары булса да. Артистларны сәхнәдән озатырга теләмичә, кабат җырлауларын сорадылар. Аеруча Алия Нурны яраттылар – чыгышыннан соң яшь егетләр янына барып фотога төште.

Фото: © Рафаэль Дәвәтаев/tatar73.ru
«Кичке Сабантуй» Ульяновск яшьләренең активлыгына, «Бездә дә булсын!» дип тырышып йөрүләренә соклану хисе уятты. Казанга кайтканда юл буе аларның ачык күңелле булулары турында сөйләшеп кайттык.

Фото: © Диана Вахитова