news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновск юлында авариядә үлгән балалар Казанның регби командасы уенчылары булган

Табиб хатын, аның улы, тагын өч үсмер Пензадан турнирдан кайтып килгәндә авариягә очраган.

news_top
Ульяновск юлында авариядә үлгән балалар Казанның регби командасы уенчылары булган
https://73.mchs.gov.ru/

Ульяновск өлкәсендә җиңел машина һәм микроавтобус катнашындагы авариядә үлгән балалар Казанның регби буенча «Энергия» командасы уенчылары булган. Алар бер малайның анасының машинасында турнирдан кайтып килешли һәлакәткә очраган. Россия Регби федерациясе сайтында шул хакта хәбәр ителә.

7 гыйнварга каршы төндә Ульяновск өлкәсенең Цильна районында авариядә ике бала һәм бер хатын-кыз һәлак булды, тагын сигез кеше имгәнде. Ульяновск-Казан юлында Татарстан табибы һәм ике бала үлгән, сигез кеше имгәнгән, дип язган идек. Мәрхүмә хатын — 52 яшьлек табиб-нарколог Лариса Җиһаншина.

«7 гыйнварга каршы төндә Казанның „Энергия“ командасының яшь уенчылары авариядә һәлак булды. Ике малай һәм аларның берсенең анасы Пензадагы Раштуа турнирыннан кайтып килә иде. Машинадагы биш кешедән ике бала исән калды, аларны хастаханәгә илттеләр», диелә хәбәрдә.

Регби федерациясе мәрхүмнәрнең якыннарының кайгысын уртаклаша, диелә РЕН ТВ хәбәрендә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар