Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы Телеграм каналында татар балаларына куша торган исемнәр турында яза.
Ульяновск өлкәсенең ЗАГС агентлыгы хәбәр итүенчә, 2022 елда татар гаиләләрендә ата-аналар яңа туган сабыйларына Самат, Әмир, Самир, Азалия, Зәринә, Динә, Эмилия, Милана дигән исемнәрне күбрәк кушканнар икән.
Араларында сирәк кушыла торган Айла, Илалия, Дилана, Рамир, Раян кебек исемнәр дә бар, диелә бу хәбәрдә.