Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск шәһәрендә бер хатынны, аның 11 һәм 15 яшьлек кызларын фатирда атып үтергәннәр

Әлеге гаиләне Әлмәттә яшәүче ир-ат үтергән дип шикләнәләр.

news_top_970_100
Ульяновск шәһәрендә бер хатынны, аның 11 һәм 15 яшьлек кызларын фатирда атып үтергәннәр

Ульяновск өлкәсендә бер хатынны һәм аның ике кызын үтергәннәр. Бу җинаятьне Әлмәт кешесе кылган дип шикләнәләр. Бу турыда "Татар-информ"га үз чыганакларыннан билгеле булды.

Тикшерү мәгълүматлары буенча, 25 декабрьдә Ульяновск шәһәренең Заволжский районындагы йортларның берсендә фаҗига була. Фатирда 48 яшьлек хатын, аның 11 һәм 15 яшьлек ике кызының мәете табыла. Аларны атып үтергәннәр. Биредә тагын бер ир-ат мәете дә табыла. Аның шәхесе әлегә билгесез. Ульяновскида яшәүче 17 яшьлек егетнең иңбашы яраланган, аны хастаханәгә китергәннәр», — дип сөйләгән Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү комитеты идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Евгений Словцов.

Агентлыкка үз чыганакларыннан билгеле булганча, әлеге гаиләне Әлмәттә яшәүче ир-ат үтергән булуы ихтимал. Ул — мәрхүмә хатынның туганы.

Башлангыч мәгълүматлар буенча, Әлмәт кешесе хатынны һәм аның ике баласын атып үтерә. Ул 17 яшьлек егетне дә атып яралый. Шуннан соң бу кеше үз-үзенә кул сала.

Урында тикшерүчеләр эшли. Алар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый, диелгән әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100