Ульяновск Сабан туенда кунакта: «Яшәсен халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе!»
«Интертат» хәбәрчесе Зилә Мөбәрәкшина Ульяновскида яшәгән һөнәрчеләр, осталар белән сөйләшеп кайтты.
Аш-су остасы Рәдинә Гыймаева сыйлары һәр милли бәйрәмне бизи
Узган ел Ульяновскиның XXII Федераль Сабан туенда булып, җирле татарлар белән аралашып, танышып кайткан идем. Татар халкы дөньяның төрле почмагына сибелгән, дибез. Төрле төбәктә яшәүче милләттәшләребезнең үз үзенчәлеге, үзенә генә хас гадәте, холык-фигыле бар. Ә менә Ульяновск татарлары белән күрешкәч, туган-тумача, күрше-күлән белән аралашкандай булдым. Шундук дуслаштык, шундук кунак та иттеләр! Үтә дә гади, аралашуга ачык булдылар.
Ульяновск өлкәсендәге татарлар арасында төрле һөнәр ияләре бик күп. Аларның кайберләре белән сезне дә таныштырасы килә. Менә, мәсәлән, Ульян районы Яңа Бидәнге авылыннан Рәдинә Гыймаева сыйлары һәр милли бәйрәмне бизи. Узган елдагы Федераль Сабан туенда да күп кунаклар авыз итте аны.
Ул тутырылган тавыкны ничек әзерләвен сөйләде. (Бу вакытта авызга сулар килде!)
– Каймак белән 10 йомырканы туглыйм да шприц белән бөтен төшенә (канатлары, аяклары, түшенә) тире белән ит арасына тутырып чыгам. Аннан соң кайнап торган суга салып, 1,5 сәгать пешерәм. Бу рецепт әби-бабайлардан килгән. Аны хәзер онытып бетерделәр, – дип сөйләде ул.
Бер бәйрәмнән дә калмый Рәдинә апа. Һәр ел саен кабартма, чәкчәк, кош теле, итле пәрәмәч, кыстыбый, гөбәдия, өчпочмак, йомырка сумсасы пешереп алып килеп, кунакларны сыйлый.
– Сабан туе Ульян өлкәсендә «Дуслык таҗы» дигән фестиваль кысаларында уздырыла: анда татар, мордва, чуваш, рус халкы җыела, өстәлләр мулдан була.
Башка милләт халкы Сабантуйны яратып кабул итә. Безнең утарга төрле халык кереп чыкты. 16 яшемнән бирле менә инде 50 ел китапханәдә эшлим. Без төрле милләтләр белән дус! Бер чуваш кешесе килеп, оештыруда ярдәм дә итте әле.
Элек безнең авылда татарлар гына яшәгән. 1905 елда Татарстанның Иске Бидәнге авылыннан күченеп, Ульяновск өлкәсе Яңа Бидәнге авылына нигез салганнар. Күченеп килүгә үк мәчет төзегәннәр. Мәчеткә йөриләр, уразада авыз да ачтырдылар, татар халкы бердәм яши, – дип төгәлләде сүзен.
«Монда җирле татарлар – мишәрләр яши»
Каршыма гармунын күтәреп килгән бер апа – Фәридә апа Әлимова-Молоткова иде. Шунда ук, «әйдә уйныйм, җырлап та бирәм!» дип кызыктырды ул мине. Фәридә апа тумышы белән Чувашиядән. Монда килен булып төшкән, инде 40 ел Сембер җирендә Бирючёвка авылында гомер итә.
– Традицион бәйрәмдә катнашмыйча калмыйбыз. Әлхәмдүлилләһ, һава торышы да матур, кунаклар да күп, күңелле! Мәктәптә 40 ел музыка укытучысы булып эшлим. «Ләйсән» дигән ансамблем бар. Татар телен дә укытам. Конференцияләрдә катнашып, урыннар алабыз, ачык дәресләр күрсәтәбез. Татар мәдәниятендә аз гына булса да өлешем бар, дип горурланам.
Безнең авыллар кечкенә. Мәсәлән, 58 бала булган мәктәптә 8 татар баласы укый, шуларның барысы да ансамбльгә йөри, әти-әниләрен дә җәлеп итәбез. «Татар теле дәресенә бармыйм», – дип, каршы килүче юк. Авылыбызда 30 процент – татар, 30 процент – чуваш һәм руслар яши. Чувашча да рәхәтләнеп сөйләшә алам. Аллага шөкер, дус-тату яшибез.
Бирючёвка авылында революция елларында Абушай дигән татар эшмәкәре күлләр ясаттырган була. Биектән карасаң, аның бер күле мәчетне хәтерләтә, тагын бер күле – ай формасында. Ул Төркиягә китәргә мәҗбүр булган. 1990 елларда улы безгә кайтып, шул күлләрне карап йөргән иде. Үзе белән сөйләшеп кала алмадым шул…
Монда җирле татарлар – мишәрләр яши. Үзебезнең җирлеккә генә хас җырлар, такмаклар бар. Без бик эшчән. Җырларга, биергә яратабыз. Шул ук вакытта Татарстан белән тыгыз элемтәдә яшибез, – диде ул.
Авыл хуҗалыгын торгызган Юныс абый турында: «Бөтен производство үзебезнеке!»
Карый торгач, тагын бер утарга кереп киттем. Ульян өлкәсе Радищево районы утары булып чыкты ул.
– Безнең район күпмилләтле булып санала. Бездә татар, чуваш, мордва, руслар тора. Радищевода татар балаларын татарчага өйрәтәләр. Татар булуыбыз белән горурланабыз, – дип үзләре белән таныштырды Гүзәлия Фәхретдинова һәм Рузалия Йосыпова. Утар эчендә бишек, борынгы милли киемнәр, самавыр, татар бизәкләре чигелгән сөлгеләр эленеп тора иде.
Шунда ук Радищево районы автономия җитәкчесе Юныс абый Бирюков хуҗалыгында ясалган продукцияләр тезеп куелган иде. Исем китеп карап тордым.
Хуҗа кешенең сөйләшергә вакыты булмаса да, «Агроинвест» һәм «Бирюков» хуҗалыклары идарәчесе Дамир Кормакаев бик рәхәтләнеп аңлатты:
– Юныс абый 20 ел эшчәнлеге дәвамында 4 хуҗалык булдырды. Бөтен производство безнеке, – дип сөйли башлады ул. Капчык-капчык бодай, арпа, солы, көнбагыш, эшкәртелгән он, икмәк тора иде утарда. – Ипи заводы да үзебезнеке! 4 районны тәэмин итәбез, мәктәп, балалар бакчаларын – барысын да. Рөстәм Нургалиевич та үзен бүләкләде.
20 мең гектар җиребез бар, барлык техника үзебезнеке. Маслобойка (май язгыч) ачабыз, үзебезнең маебыз була, Аллаһ кушса.
Юныс абзый – талантлы кеше, җир кешесе. Академия, университетлар тәмамламаган. Тормыш тәҗрибәсе бар. 1999 елдан эшкә тотынды. Баштан аның күн эшкәртү буенча 1 цехы һәм 500 гектар җире бар иде. Анда 5 кеше эшли иде. Хәзер хуҗалыгында 200 кеше эшли. 500 баш сыерлары, куйлары бар, – дип таныштырды ул. Булган кешедән бар да була, дип, шатлана-сөенә чыгып киттем.
Агач остасында кунакта: «Агачтан төрле формалар ясау өчен иң кулае – юкә агачы»
Йөри-йөри торгач, агачтан төрле фигуралар ясалган ноктага күзем төште. Араларында Шүрәлесе дә, аты да, бөркете дә ясалган иде.
– Әтием – рәссам, бабам тимерче булган. Сәләт миңа нәселдән күчкән, – диде Түбән Камадан агач остасы Вадим Иманбаев. – Балачактан ук рәсемнәр ясадым, рәсемнәремне диварларга элә идем. Сабантуйда ел саен катнашам. Барысын да кулдан эшлим.
Сәнгать фабрикасындагы училищеда укыдым, шунда остардым да инде. Сабантуйда аралашып, төрле милләт вәкилләре белән күрешеп кайтам, яңа иптәшләр, клиентлар табам.
Гадәттә, юкәдән ясыйм. Агачтан төрле бизәкләр, формалар ясау өчен ул – иң йомшак агач. Имән, каен – каты, тыгыз агачлар. Алар өчен махсус машина кулланыла. Ә монда пычак, балта, кул пычкысы кирәк. Беркайчан да эскизлар ясамыйм, мин аны бушка вакыт уздыру дип саныйм. Күз алдына китерәм дә, ясыйм да.
Яшем барган саен, эшемне катлауландыра барам. Мәсәлән, бер зур бөркет ясадым. Канатлары – 1әр метр, биеклеге – 80 см. 1 ай чамасы вакыт китте. Ул хәзерге вакытта Казанда. Бакый Урманченың күргәзмәсе өчен әзерләнде. Заказга күп эшлим. Өемдә остаханә булдырдым, – дип, эшчәнлеге белән таныштырды ул.
Милләттәшебез Рамил: «Безнең кибетләрдә аракы, тәмәке сатылмый. Бәла булса, авылыбыз белән булышабыз»
Бара торгач, Мордованиянең Белозерье авылыннан килгән казылык сатучы Рамил абыйга юлыктым. Казылыгын ашатып та күрсәтте. Кечерәк казылык – 200 сум, зуррагы – 400 сум. Күз алдында ике ханым мактый-мактый сатып та алды әле.
Үзебез казылыклар ясыйбыз, хәләл. Бу эш белән 8 ел шөгыльләнәбез. Пенза өлкәсе Әләзән авылыннан ит сатып алабыз да үзебездә казылык ясап сатабыз. Алучылар бар. Бер алган кеше икенче тапкыр килмичә калмый. Безнең авылда бизнес белән генә шөгыльләнәләр. Аннан тыш, көнбагыш «фасовать» итәбез, авыл хуҗалыгы техникасын торгызабыз. Яулыксыз хатын-кызларыбыз юк, кибетләрдә тәмәке, исерткеч эчемлекләр сатылмый. Биш вакыт намазда, Аллаһка шөкер. Кешегә авырлык килсә, бөтен авылыбыз белән булышабыз. Бер-береңә йомшаклык, мәрхәмәтлелек булырга тиеш, ислам дине шуңа өйрәтә! Болай гына сөйләп бетереп булмый, барып күрергә кирәк.
Сабантуй бәйрәменә шатланабыз гына, безнең авыл – бик зур, дини авыл. 3,5 мең кеше яши, 700 йорт, 8 мәчет бар, Әлхәмдүлилләһ. Бездә дә Сабантуйлар үтә, кунакка килегез! – дип чакырып калды абзый.
Сабантуйларны чит җирләрдә үткәрүнең мәгънәсе бар!
...Сабантуйда кунак булып күп йөргән булды, әмма журналист буларак, җирле халык белән, төрле оста-һөнәрчеләр белән сөйләшеп, танышуым – беренчеседер, мөгаен. Алар өчен генә түгел, үзем өчен дә ләззәт алдым мин. Сабантуй – ул туган-тумачаларың, күрше-күләннәрең, дус-ишләрең белән күрешү генә түгел, яңа танышулар, яңа хис-кичерешләр дә икән әле! Сабантуйларны чит җирләрдә үткәрүнең мәгънәсе бармы соң, дип канәгатьсезлек белдерүчеләргә, «бар!» дип җавап кайтарыр идем. Яшәсен халкыбызның милли бәйрәме – Сабан туе!