Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында өйләре янган гаиләгә ярдәм җыялар

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсенең Иске Кызылсу авылында өйләре янган гаиләгә ярдәм җыялар
https://ru.freepik.com/

Ульяновск өлкәсенең Иске Майна районы Иске Кызылсу авылында яшәүче Сәрия һәм Рифкать Сәлаховларның йортларында янгын чыгып, өй эчендәге бөтен әйберләренә дә зыян килгән. Бу турыда Ульяновск татарларының «Өмет» газетасы хәбәр итте.

Сәрия һәм Рифкать Сәлаховлар алты ел элек шәһәрдәге фатирларын сатып, авылга кайтып төпләнәләр. "Картлык көннәре якынлашканда, туган җиргә, ата-бабаларыбыз туфрагына кайтып урнашасыбыз килде", - ди Сәрия Гаяз кызы. Алар бөтен булган малларын сарыф итеп, яңа нигезне ремонтлап керәләр. Һәм матур гына яши башлыйлар.

Ә бәла-каза, чынлап та, аяк астында гына йөри икән. Ямьле яз көнендә рәхәтләнеп икәүләп бакчада эшләп йөргәндә, күршеләре өй тәрәзәләреннән ут ялкыны күренүе турында килеп әйтә. Өйгә йөгереп керсәләр, бөтен бүлмәләр төтен белән тулган – пластик материалдан эшләнгән стеналар, тәрәзәләр тиз кабынып китә бит.

Янгын сүндерүчеләр килеп җитеп, утны сүндерергә керешә. Янгынны сүндереп, йортны саклап калсалар да, өй эчендәге әйберләргә зур зыян килә. "Телевизордан башка бернәрсәне дә алып чыга алмадык", - ди Сәрия апа. Ул авыр вакытта ярдәм кулы сузучыларга рәхмәт сүзләре юллый.

Ульяновскиның «Сәдака» хәйриячелек фонды җитәкчесе Фәрит Галяутдинов һәм аның әтисе Ибраһим Хуҗаҗан улы беренчеләрдән булып килеп җитә. Озак та үтми, әлеге фонд 150 мең сум акча күчерә. Шушы акчага ремонт эшләрен башлыйлар – идәннәре белән тәрәзәләрен алмаштыралар, ишекләр куйдыралар.

Ә авыл администрациясе башлыгы Әсхать Галяутдинов үз тракторы белән бөтен чүп-чарны төяп алып китә. Аллаһы Тәгалә, дин юлында булган авылдашлары да сәдакаларын китереп биргәннәр.
- Районның соцзащита бүлегенә ярдәм сорап гариза язган идек, әлегә акча күчермәделәр, шуңа күрә банктан кредит алырга туры килде, хәзер пенсия акчасыннан кредит түләп ятабыз, - ди Сәрия Гаяз кызы.

Көзгә кадәр җылыту системасы ясау, өйнең түшәмен яңарту, бераз булса да мебель сатып алу өчен бу гаиләгә ярыйсы гына акча кирәк булачак әле. Теләге булганнар сәдака акчасын Сәрия Гаяз кызы Сәлахованың (Кыямова) Сбербанк картасына күчерә ала. Әлеге карта менә шушы телефон номерына тоташтырылган: 8-927-988-80-36.

Хөрмәтле җәмәгать! Әйдәгез, бәла-казага тарыган Сәлаховлар гаиләсенә мөмкин булган кадәр ярдәм итик! Бер изгелек мең начарлыктан коткарыр, ди халкыбыз, дип мөрәҗәгать ителә әлеге хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100