news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә пассажир поезды вагоннары рельслардан чыккан

news_top

Ульяновск өлкәсендә пассажир поезды вагоннары рельслардан чыккач, кимендә 7 кеше зыян күргән. Мәгълүматлар ачыклана, дип хәбәр иткән «РИА Новости»га Ульяновск катастрофалар медицинасы үзәге вәкиле.

«Якынча белешмә буенча 7 кеше зыян күргән, шуларның берсе — бала», — дигән үзәк вәкиле.

Бүген иртән Ульяновск өлкәсендә Бряндино станциясе янында җиде пассажир вагоны рельслардан чыккан. ТАСС мәгълүматлары буенча, вагоннар янтайган, кешеләр тәрәзәләр аша чыккан. Оператив мәгълүматларга караганда, поезд составында 8 вагон булган, аларда 415 пассажир барган.

Урынга Ульяновск, Бөгелмә, Сызрань һәм Рузаевка станцияләреннән торгызу поездлары җибәрелгән, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре килгән. Зыян күрүчеләр һәм һәлакәт сәбәпләре турында мәгълүматлар ачыклана, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар