Ульяновск өлкәсендә Фәрит Бирюков хуҗалыгы турында: «Тәҗрибәле җитәкче кулы сизелә»

Ульяновск өлкәсенең Зур Чирекле авылында Фәрит Бирюков 2010 елдан бирле кошчылык тармагында эшли.
2017 елда ул производствоны киңәйтү һәм предприятиесен яңа үсеш дәрәҗәсенә чыгару максаты белән «Николаевская» кошчылык фабрикасын сатып ала.
Булдыклы эшмәкәр авыр хәлдәге фабрикага икенче сулыш өрә. Шуннан бирле кошчылык фабрикасын һәм аның территориясен этаплап реконструкцияләү эшләре алып барыла. Инвестицион проектны тормышка ашыру барышында кетәклекләрнең түбәсен ремонтлаганнар, шулай ук безбарьерны монтажлау һәм санпропускникны урнаштыру эшләрен башкарганнар, азык әзерләү цехына җиһазлар сатып алганнар һәм офис бинасын яңартуга керешкәннәр.
Хәзерге вакытта Фәрит Сабит улы хуҗалыгында 128780 баш кош, шул исәптән 70000 баш йомырка салучы тавык исәпләнә. Әлеге саннар – стратегиянең дөрес сайлап алынуына һәм эшкә тугрылыклы булуга төп дәлил. Фәрит Сабит улы бизнес эшен «Агро-Поволжье» ширкәтен җитәкләүче улы Усман белән берлектә алып бара.
Ульяновск өлкә Губернаторы урынбасары Владимир Разумков, Законнар чыгару Җыелышы депутаты Константин Долгов һәм Николаевка район хакимияте башлыгы Ольга Аблязова Зур Чирекле авылында Фәрит Бирюков җитәкчелек иткән крестьян-фермер хуҗалыгында булдылар.
Өлкә җитәкчеләре хуҗалык белән танышуны производство мәйданчыкларын караудан башладылар. Биредә кулланылган алдынгы технологияләр, заманча җиһазлар һәм кошларны асрау шартлары аларда соклану тудырды. Монда һәр адымда үз эшен яратып, күңел биреп башкаручы тәҗрибәле җитәкченең кулы сизелә.
Чыганак: «Өмет» газетасы