Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсе казые мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов вафат

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсе казые мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов вафат
Фото: https://t.me/emet73, Ульяновск өлкәсенең "Өмет" газетасы

Ульяновск өлкәсе казые мөфти Сәүбән хәзрәт Сөләйманов 83 яшендә бүген вафат булган. Бу турыда Ульяновск өлкәсенең «Өмет» газетасы хәбәр итте.

«Бүген иртә кайгылы хәбәрдән башланды. Озак еллар дәвамында Ульяновск төбәк Диния нәзарәте рәисе, мөфти вазифаларын башкарган дин кардәшебез Сәүбән хәзрәт Сөләймановның йөрәге тибүдән туктады. Аңа май аенда 84 яшь тулган булыр иде.

Сәүбән хәзрәт өлкә мөселманнарының бердәмлеген ныгыту, халыкка дини белем бирүне җайга салу юнәлешендә армый-талмый, вакыты белән исәпләшмичә хезмәт итте.​ ​ Ул өлкә мөселманнарын җитәкләү дәверендә​ власть органнары, милли оешмалар​ һәм татар малтабарлары белән уртак тел табып, шәһәр һәм авылларда мәчетләр салдыру, мәдрәсә төзетү, дин кардәшләребезне хаҗга җибәрү чарасын күрде.

Мәрхүмнең рухы шат, урыны җәннәттә булсын. Якыннарының тирән кайгысын уртаклашабыз. Иннә лилләһи вә иннә иләйһи раҗигун», – диелә бу хәбәрдә.

Танылган, хөрмәтле дин әһеле белән хушлашырга Үзәк Җәмигъ мәчет янына өлкәбезнең төрле почмакларыннан бик күп мөселман кардәшләребез килгән. Мөфти Илдар хаҗи Сафиуллин мәрхүмнең игелекле эшләре турында сөйләде һәм җеназа намазын укытты. Сәүбән хәзрәт туган авылы – Николаевка районы Зур Чирекле зиратында җирләнә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100