Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетне ашамакчы булган

Җинаятьче корбанының йөрәген кисеп алырга тели.

news_top_970_100
Ульяновск өлкәсендә яшәүче ир-ат танышын үтереп, мәетне ашамакчы булган
https://pixabay.com

Ульяновск өлкәсендә ир-ат белән хатын-кыз өч көн буена табын корып, салып утыралар. Шуннан соң ир-ат хатынны үтерә һәм ашамакчы була. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.

2019 елның 4 декабрендә булган җинаятьне әле дә тикшерәләр. Бу турыда РИА Новости агентлыгы үз чыганагына сылтама белән хәбәр итте. «Хатынны үтергәннән соң, ир-ат корбанының йөрәген кисеп алырга маташа. Ул аны ашмакчы була», диелә бу хәбәрдә.

Тикшерүчеләр ачыклаганча, кеше ашарга маташучы ир-ат шәһәрнең күрше районына китеп кача, аны шунда тоткарлыйлар.

Россия Тикшерү комитетының Ульяновск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җинаятьчене медицина тикшеренүе көтә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100