news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Ульяновск өлкәсендә укытучыларны кимсеткән өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр

Сергей Морозов урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иткән.

news_top
Ульяновск өлкәсендә укытучыларны кимсеткән өчен штраф салырга тәкъдим иттеләр
Рамил Гали

Ульяновск өлкәсе хакимияте Россиядә Административ хокук бозулар турындагы кодекска үзгәрешләр кертергә тәкъдим итә. Алар укытучыларны кимсеткән өчен штраф салырга кирәк дип саный. Бу турыда өлкә губернаторы Сергей Морозов әйткән. РИА Новости шул хакта хәбәр итте.

«Хәзер Ульяновск өлкәсеннән закон инициативасы әзерләнә. Ул педагогларны яклау өчен эшләнә. Без Россиядә Административ хокук бозулар турындагы кодекска укытучының һөнәри абруена тап төшерү һәм кимсетү өчен административ җаваплылык кертә торган норма булдырырга тәкъдим итәбез», — дип яза Морозов Facebook челтәрендәге сәхифәсендә.

Губернатор сүзләренчә, бу инициатива турында Россия мәгариф министры Сергей Кравцов белән очрашуда фикер алышканнар. Морозов урта һөнәри белем бирү учреждениеләрендә уку вакытын кыскартырга тәкъдим иткән. «Икътисад үсеше өчен тиз программалар һәм яхшы әзерлекле эшче кадрлар кирәк булуын аңлыйбыз. Бүген көллиятләрдә һәм техникумнарда программалар өч-дүрт елга исәпләнгән. Без бу оешмаларда укуны бер елга кыскарту мөмкинлеге турында фикер алыштык», — дигән Морозов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар