Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск-Казан юлында Татарстан табибы һәм ике бала үлгән, сигез кеше имгәнгән

Республика наркодиспансерының бүлек җитәкчесе Лариса Җиһаншина, аның машинасындагы ике бала үлгән, салондагы тагын ике бала имгәнгән.

news_top_970_100
Ульяновск-Казан юлында Татарстан табибы һәм ике бала үлгән, сигез кеше имгәнгән
https://vk.com/gibdd73

7 гыйнварга каршы төндә Ульяновск-Казан трассасында юл һәлакәтендә 2 номерлы «Республика наркология диспансеры»ның амбулатория бүлеге җитәкчесе, табиб-психиатр-нарколог Лариса Җиһаншина үлгән. Аңа 52 яшь иде. Бу турыда диспансерга сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итте.

Лариса Җиһаншина әлеге бүлек белән 2017 елдан бирле җитәкчелек итә. Ул күп санда мактау кәгазьләре һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

«Диспансерыбыз бик зур югалту кичерә. Лариса Борисовнаның туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», — диелә диспансер сайтында.

Авария төнге өчләр тирәсендә Цильна районында була. Лариса Җиһаншина идарә итә торган Toyota кроссоверы Mercedes микроавтобусына бәрелә. Бу турыда Эчке эшләр министрлыгының Ульяновск өлкәсе буенча идарәсенең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Авариядә Җиһаншина да, аның машинасындагы ике бала да һәлак була. Тагын сигез кеше имгәнә, диелә хәбәрдә.

Ведомство белешмәсе буенча, Казан-Буа-Ульяновск юлында «Тойота RAV4» һәм «Мерседес Бенц» автобусы бәрелешә. Имгәнүчеләр арасында автобус йөртүчесе, автобустагы бер бала һәм тагын дүрт олы кеше, шулай ук  «Тойота RAV4» машинасындагы тагын ике бала бар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100