Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ульяновск эшмәкәре, көрәшче Нурали Латыйпов кулга алынган (2 млрд сум турында сүз бара)

news_top_970_100
Ульяновск эшмәкәре, көрәшче Нурали Латыйпов кулга алынган (2 млрд сум турында сүз бара)

Ульяновскиның Ленин районы суды «Погода в доме» көнкүреш техникасы челтәренә нигез салган бизнесмен, өлкәнең сумо федерациясе президенты Нурали Латыйповны тикшерү изоляторына җибәрде. Хокук саклау органнары аны җинаять төркеме оештыруда һәм 2 миллиард сумны законсыз әйләнешкә чыгаруда гаеплиләр.

73online.ru сайты хәбәр итүенчә, Латыйпов 210нчы маддәнең 1нче пункты (җинаять төркеме оештыру), 172нче маддәнең 2нче өлеше, «а», «б» пунктлары (законсыз банк әйләнеше) гаеплиләр. Беренче маддә буенча иң түбән җәза – 12 елга иректән мәхрүм итү, иң күбе – 20 ел. Бу маддә буенча гадәттә шартлы срок бирелми.

Тикшерү комитеты бу төркем 2020 елдан эшләгән, дип саный. Тикшерү фикеренчә, Латыйпов җитәкчелегендә ялган банк поручениеләре эшләнелгән һәм законсыз банк операцияләре нәтиҗәсендә 2 миллиард сум акча әйләнешкә кертелгән. Ягъни, бу акчалардан салым түләнмәгән.

Нурали Латыйпов 5 ел элек 2 миллион сум акчаны законсыз әйләнешкә кертүдә бер тапкыр эләккән булган. Ул вакытта ул штраф белән котылган.

«Минем 3 кечкенә балам бар. Безнең нянябыз юк, кредитлар зур. Хатын берүзе карый. Өйгә җибәрсәгез, мин балаларны карар идем. Соңгы шанс бирегез, мин Тикшерү комитетына җинаятьчеләрне тотарга мөмкинлек бирдем», – дигән Нурали Латыйпов суд вакытында.

Әмма суд, Нурали Латыйповны Тикшерү изоляторында калдырырга, дигән карар чыгарган. Суд карарын ишеткәч, ул чак авып китмәде, дип яза басма.

Тикшерү комитеты бу эш буенча 12 кешене гаепли. Аларның саны артуы да ихтимал.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100