Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улы әнисе үлгәнен белми әле». Кандыркүлдә ял иткәндә ана һәм баланы машина таптаган

«Кызыл зона»да шәфкать туташы булып эшләүче, дистәләрчә кешегә ярдәм итүче Динараны һәм аның улы Альмирны зур тизлектә килә торган УАЗ бәрдереп китә.

news_top_970_100
«Улы әнисе үлгәнен белми әле». Кандыркүлдә ял иткәндә ана һәм баланы машина таптаган
https://pixabay.com

Узган ялларда Башкортстанның Туймазы районында юл һәлакәте була. Зур тизлектә килә торган УАЗ «Патриот» машинасы юл аша чыгып баручы 32 яшьлек хатынны һәм аның 11 яшьлек улын таптап китә. Әни кеше урында ук үлә, баланың сөякләре сынып бетә, аны хастаханәгә алып китәләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига булган көнне Динара һәм Салават Камаевлар уллары Альмирны алып, Кандыркүл буена ял итәргә, су коенырга баралар. Машиналарын трасса янына парковкага куялар. Кич белән өйгә кайтканда Динара улы белән бергә юл аша чыга. Алар әйберләрен машинага илтеп куймакчы була. Шул чакта аларны УАЗ «Патриот» бәрдереп китә. 

Шаһитлар сүзләренчә, УАЗ бик зур тизлектә килә, ул кешеләрне бәрдермәс өчен туктарга да, кырыйга китәргә дә тырышып карамый. Хәзер бу вакыйганы тикшерүчеләр өйрәнә. 

«Альмир хәзер хастаханәдә авыр хәлдә ята. Баланың бер кәефе юк. Аның аягы ачык сынган, хәзер тарттырып куелган, умрау сөяге сынган, умырткалыгына да зыян килгән. Табиблар аның аягына операция ясый, аннары умырткалыгына МРТ ясыйлар. Бала әтисе белән. Альмир әнисе үлгәнен дә белми әле. Бәрелгәннән соң ул шундый каты итеп атылып киткән, аннары юл кырыенда яткан», — дип сөйли баланың әбисе Алисә Камаева.

Альмир Туймазы хастаханәсендә ята, туганнары Бәләбәйдән килеп йөри. Аннары балага озак реабилитация кирәк булачак. Табиблар бар да яхшы булыр дип өметләнә.

Малайның мәрхүмә әнисе — 32 яшьлек Динара Камаеваны алдагы көнне җирләгәннәр инде. Аны бар кеше дә яхшы сүз белән генә искә ала, бик яхшы белгеч булуын әйтәләр. Динара берничә ел Бәләбәй балалар тудыру йортында акушер булып эшли. Коронавирус пандемиясе башлангач, «кызыл зона»га шәфкать туташы булып күчә.

Моңа кадәр Динара үзе кеше гомерен саклап калган булган. «Күлгә барганда, алар каршына машина туктый. Аннан бер кеше егылып төшә. Бу кешенең эпилепсия өянәге башланган, ул сулыш ала алмый. Динара аңа беренче ярдәм күрсәтә һәм гомерен саклап кала. Ә үзен саклый алмады», — дип уфтана кайнанасы.

Хәзер Динараның туганнарына ярдәм кирәк. Аларга Альмирны дәвалыйсы, дистәләрчә километр ераклыкка бала янына хастаханәгә йөрисе бар. Әле генә якын туганын җирләгән гаиләгә ярдәм итәргә теләүчеләргә белешмә: банк картасы 8(927)9201791 номерына беркетелгән, Алиса Муллануровна К., Альмирның әбисе.

Читайте на WWW.UFA.KP.RU:

<iframe width="788" height="443" src="https://www.youtube.com/embed/3KGFiy6BPQ8" title="YouTube video player" frameborder="0" allow="accelerometer; autoplay; clipboard-write; encrypted-media; gyroscope; picture-in-picture" allowfullscreen></iframe>

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100