«Улы канга баткан анасын тапкан». Дүрт балалы хатын вәхшиләрчә кыйнаучы ирен кичергән
Ростов өлкәсендә яшәүче ир-ат хатынын үлем хәленә җиткергәнче кыйнаган. Аннары хатын ирен кичергән. Канга баткан хатынны улы тапкан. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итә.
Бергә яшәгәндә ире гел кыйнагач, хатын аерылыша. Аннары алар кабат кавыша, ир кабат кыйнауга керешә, чираттагы тапкыр суккач, хатын хастаханәгә эләгә. Ирне исә хөкем итәләр.
Кечкенә хуторда яшәүче Леонид белән Нина (исемнәре үзгәртелә) кырыктан узган яшьтә. Ир очраклы эшләрдә эшли, хатын өйдә утыра, хуҗалык белән шөгыльләнә. Аларның 4 баласы бар. Ике олы балалары башка шәһәрләрдә укый, 13 яшьлек улы белән 10 яшьлек кызы (исемнәр үзгәртелә) әлегә өйдә яши.
Леонид салырга ярата, эчкәч ярсый. Күршеләре Нинаны күгәргән җирләре булган килеш еш күрә.
Март азагында ир мотоцикл ала, улына дип әйтә. Ир белән хатын аны «юарга» табын кора. Шул чакта Нина иренә юк-бар алган өчен дәгъва белдерә, 13 яшьлек малайга мотоцикл алырга иртәрәк булуын әйтә. Ир белән хатын талаша, хатын иреннән качып кына йокларга ята. Ир тагын эчә һәм хатынны кыйный. Башта куллары белән кыйный, аннары диван култыксасын алып, Нинаның башына һәм кулына суга. Хатын хәлсезләнеп ятып кала, ир чыгып китә.
Уллары иртән өйгә кайта. Ул сеңлесе белән әбиләрендә була. Кайткач, бала анасының диванда кан эчендә ятуын күрә. Бөтен җир канда була. Әнисе дәшмәгәч, ул олы апасына шалтырата, апасы «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакыра.
Бераз айныган ир исә хатыныннан ник кыйнаганын сорый. Хатын табиблар белән хастаханәгә барудан башта тарта, иреннән курка. Леонидны моңа кадәр дә Нинаны кыйнаган өчен хөкем иткән булганнар.
Авырту көчле булу сәбәпле, хатын аңын югалта һәм хастаханәдә генә аңына килә. Аның баш мие селкенгән, кулы сынган, бөерләре имгәнгән, башка травмалары бар. Ләкин ул барыбер куркудан калтырана, полициягә хәбәр итсәм, ирем үтерер, дип уйлый.
Полиция аларның өенә килә, һәм ир барысын да үзе сөйли. Ничә тапкыр һәм кайларга сугуын искә төшерә алмый.
Нина башта полициягә гариза яза, ләкин хастаханәдән чыгуга ирен кичерә. Ир-атны шартлы рәвештә 2 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр, диелә хәбәрдә.