news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Улы белән кызы күреп торды». Көнче ир хатынын чәнчеп үтергән

news_top
«Улы белән кызы күреп торды». Көнче ир хатынын чәнчеп үтергән
Фото: © "Татар-информ"

Свердловск өлкәсендәге Заречный шәһәрендә 39 яшьлек Мария П. ире Александр В. корбаны булган. 43 яшьлек ир-атны көнчелек аркасында хатынын үтерүдә гаеплиләр. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Фаҗига 17 мартта күп катлы йорттагы фатирда була.

«Ул аны үтергәндә, балалар да фатирда була. Малай 1нче сыйныфта, апасы 8нче сыйныфта укый», – дип сөйләгән сайт чыганагы.

Россия Тикшерү комитетының Свердловск өлкәсе буенча Тикшерү идарәсе әлегә комментарий бирмәгән. «КП» белешмәсе буенча, Александрны сак астына алганнар.

«Мин аны ире үтергәнгә ышанмыйм. Алар күптән бергә инде. Ул иреннән зарланмады, яхшы итеп кенә сөйләде. Мөнәсәбәтләре сәламәт иде, ире аны беркайчан контрольдә тотмады», – дигән гаиләнең якын дус хатыны.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар