Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улы башын кискән». Үз әнисен үтереп мәетен тураклаган ир-ат дәшми

news_top_970_100

Петербургта үз әнисен үтереп, мәетен тураклаган ир-атны 2 айга сак астына алганнар. Аны «үтерү» маддәсе буенча гаеплиләр. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

12 майда Мәскәү шоссесы янында кара полиэтилен пакетка салынган хатын-кыз калдыклары табыла. Җинаятьтә шикләнелүче ир-атны тиз арада тотканнар. Аның өендә җинаять эзләре була. Судта ир-ат бер сүз дә дәшмәгән. Ул тикшерүче белән дә, адвокат белән дә сөйләшми.

Тикшерүче сүзләренчә, өлкән яшьтәге хатын-кыз үлеме сәбәбе билгеле түгел. Мәетне карагач, башында травма, муенында пычак белән яраланган урын табылган. «Пенсионер хатын улы башын кискәнгә үлгән, дип фаразларга мөмкин», – диелә хәбәрдә

РЕН ТВ чыганагы белешмәсе буенча, җинаятьне хатынның улы кылган, дип шикләнәләр. Ул өйдән капчыклар тотып чыкканда тоткарланган. Ир-ат әнисен чүкеч белән үтергән, аннары мәетен бензин пычкысы белән кискән, диелә.

Соңрак Тикшерү комитеты хәбәр иткәнчә, пенсионер хатын мәете кисәкләрен улының фатирында тапканнар.

Россия Тикшерү комитетының Санкт-Петербург буенча Тикшерү идарәсе телеграм-каналда хәбәр иткәнчә, 65 яшьлек хатын кисәкләрен Шушары бистәсендә тапканнар. Тоткарланган улына 38 яшь.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100