Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Улы әнисен уята алмый, әтисенә шалтырата». Әнисе белән кызы агуланып үлгән

news_top_970_100
«Улы әнисен уята алмый, әтисенә шалтырата». Әнисе белән кызы агуланып үлгән
Фото: © «Татар-информ» архивыннан

Мәскәү өлкәсендә 33 яшьлек хатын-кыз һәм аның 14 яшьлек кызы һәлак булган. 9 яшьлек улы әнисен уятып караган, ул уянмагач, әтисенә шалтыраткан. Бу турыда «Московский комсомолец» хәбәр итте.

Экспертның якынча белешмәсе буенча, 14 яшьлек кыз белән 33 яшьлек хатын яну продуктлары белән агуланып үлгән. Хатын ашарга пешергән һәм плитәне сүндерергә оныткан. Малай да агуланган, аны хастаханәгә китергәннәр.

Прокуратура белешмәсе буенча, «фаҗига урынын караганда газ чыгып тору очрагы расланмаган».

«Безнең 5 катлы йорт, мин шушы подъездда яшим. Иртәнге 7дә төтен исенә уяндым. Кемдер карабодайны яндырган кебек иде. Үземнең плитәне карарга йөгердем. Тәрәзәләрне ачып җилләтем. Шул вакытта кайсыдыр фатирга шакыдылар, дөбердәттеләр. Бөтен подъездга шакыган тавыш ишетелде. Мин кайсы этажда икәнен дә белмим», – ди биредә яшәүче хатын.

«Плитәгә ризык җылытырга куйганнар да йокыга киткәннәр, дип ишеттем. Бүлмәсенең ишеге ныклап ябылган булганга гына кече улы исән калган. Ул әнисен уята алмагач, әтисенә шалтыраткан. Бу вакытта әтиләре кайда булгандыр, белмим. Яхшы кеше үлде. Кызы белән үзенең авыр туфрагы җиңел булсын», – ди бу гаиләнең танышы.

Янгын-коткару хезмәте вәкиле сүзләренчә, кешеләр янгында югары температурадан түгел, еш кына яну продуктлары белән агуланып үлә. «Кеше аңын югалтсын өчен берничә тапкыр сулау җитә. Сөрем газының төсе һәм исе юк, аның белән бик җиңел агуланалар. Күрше фатирда яки бүлмәдә янгын булса, кешеләр йокласа яки ял итсә, алар сәбәп ачыкланганчы ук агуланырга мөмкин», – ди белгеч.

«Ризык янудан гына кеше үләме?» дигән сорауга да белгеч җавап биргән. «Табадагы ризык кына түгелдер, ут ераккарак киткәндер. Төзелеш материаллары, кием, изоляция янса – әйе. Янганда, агулый торган матдәләр күп чыга, кислород сарыф ителә. Ул җитмәсә дә кешегә начар була. Шуңа күрә, мондый фаҗига булмасын өчен, датчиклар кирәк», – ди ул.

«Үлем сәбәпләре турында әйтергә иртәрәк. Плитәдә азык янганда шундый сасы ис чыга – «үле кеше дә торыр». Мин анда сөрем газы да күп булгандыр дип уйламыйм. Бәлки, хатын белән аның кызы башка нәрсә белән агулангандыр, шуңа күрә, плитәне сүндерүче булмагач, азык янгандыр. Мәетләрне яргач кына үлемнең сәбәбе билгеле була», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100