news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Улларым бар» — Азат Фазлыевтан өр-яңа җыр

Җырчы улларына багышлап җыр яздырган.

news_top
«Улларым бар» — Азат Фазлыевтан өр-яңа җыр
Салават Камалетдинов

Азат Фазлыев үзендә кешеләрне бәхетле итү алу сәләте ачкан. Җырчы улларына багышлап җыр яздырган. «Мин — бәхетле! Мин ике ул әтисе! Җыр сезгә ошар дип ышанып калам. Комментарийларда улларыгызның исемнәрен языгыз һәм алар, һичшиксез, бәхетле булыр!» — дип яза Азат.

Улларын бәхетле итәргә теләүчеләр бик күп табылган. «Бик матур җыр! Улларыбыз Ислам, Әмир, Кәрим», Озын гомерле җыр булсын. Минем олы улым Ильяс, кечкенә улым Нияз исемле. Бәхетле булсын жир йөзенә килгән һәр бала», «Искиткеч. Минем дә улым Рамилем бар, оныгым, татлы жимешем — Тимур» һәм башка шундый эчтәлектәге бик комментарийлар калдырганнар. Ә бер инстачы: «Улым юк, оныкларым Артем, Миша. Руска әйләнеп барабыз инде, кызганыч», — дип моңсу смайл калдырган.

Җырның сүзләрен Нурсил Шәймарданов иҗат иткән, көен Булат Шәрипов язган.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар