Татарстанның Буа районында янгында ике кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган. Бу турыда «Татар-информ» яза.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кичә 23:28 сәгатьтә Яңа Чәчкап авылындагы ике катлы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр барып җиткәндә, бинаның беренче каты януы ачыкланган. 23:58 сәгатьтә янгын локальләштерелгән, соңрак тулысынча сүндерелгән.
Янгынны сүндерү вакытында 80 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз мәете табылган. Моннан тыш, 51 яшьлек ир-атны, 45 яшьлек хатын-кызны һәм 17 яшьлек үсмерне коткарганнар.
Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча тикшерү идарәсе хәбәр иткәнчә, җәмәгать өчен куркыныч ысул белән үтерү турындагы җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда йорт хуҗаларының 51 яшьлек улы шикләнелә. Ул йортка ут төрткән булырга мөмкин.
Тикшерү барышын прокуратура да контрольдә тота.