Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Уллары кечкенә кызларын карый иде»: Ишембайдагы янгында 4 кеше һәлак булган

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә янгында туганнары һәлак булган Смирновлар һәм Тамбалаевлар гаиләсенең олы кайгыларын уртаклашабыз.

news_top_970_100
«Уллары кечкенә кызларын карый иде»: Ишембайдагы янгында 4 кеше һәлак булган
http://www.bashinform.ru/

Башкортстанның Ишембай шәһәрендә кичә — 23 апрель төнендә бер йортта янгын чыга. Янгын бөтен өйне чорнап ала. Фаҗигадә 4 кеше һәлак була: 1982 елгы ир-ат, 1972 елгы хатын-кыз, 12 һәм 3 яшьлек ике бала.

«Хәзерге вакытта һәлакәт урыны тикшерелә. Янгын һәм үлем сәбәпләрен ачыклау максатыннан суд экспертизалары комплексы билгеләнәчәк. Шулай ук  шаһитларны сораштыру бара. Фаҗигагә китергән барлык сәбәпләр һәм шартлар ачыклана», — дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Тикшерү комитетында.

"Янгын сүндерүдә 25 кеше һәм 9 берәмлек техника катнашты», — дип хәбәр итә «Башинформ».

«Балалары да бик тәртипле иде»

Янгынны үз күзләре белән күргән Ишембайда яшәүче Виолетта Кантюкова белән сөйләштек.

«Бер тирәдәрәк яшәгәнгә күреп кенә беләм мин Смирновлар гаиләсен. Коточкыч фаҗига, авыр туфраклары җиңел булсын инде, — дип сөйли башлады ул. — Гади генә гаилә иде инде. Ире дә, хатыны да эшли иделәр. Ике балалары бар аларның: малайлары 5нче сыйныфта укый, ә кызларына 3-4 яшьләр тирәсе иде.

Әти-әнисен гел күрә идем дип әйтә алмыйм. Әниләре Надежда исемле икәнен беләм, ә менә гаилә башлыгының исемен белмим. Элегрәк эшкә йөргәндә, ирен иртә белән еш күрә идем: автобус белән эшкә бара иде ул да. Хәзер үзем дә бала белән өйдә утырам, очрашкан булмады соңгы араларда.

Кызым белән көн саен урамга чыгабыз бит. Балалары капка төпләрендә уйный иде. Малайлары — Ваня бик тәртипле, һәрвакыт исәнләшә, кечкенә сеңлесе — Машаны да карый иде, сабый.

Янгын төнге сәгать унберенчеләр тирәсендә чыкты. Шәхсән үзем өйдән чыкмадым, балам кечкенә. Тәрәзәдән күрдем барысын да. Әнигә шалтыраттым. Әниләр алар янында тора. Ул вакытта инде янгын сүндерүчеләрне чакырткан булганнар. Янгын чыкканда әниләре — Надежда төнге сменада эштә була. Өйдә ире, ике баласы һәм Надежданың апасы булган. Күрәсең, балаларын карашырга чакырган булгандыр.

Йортлары ике яклы, агачтан. Ут аш бүлмәсе ягыннан чыккан. Надежданың апасы гәүдәсен дә шул якта тапканнар. Ире һәм ике баласы залда йоклаган булганнар.

Ут каян чыккандыр, белмибез. Янгын чыккач ук, такси белән Надежда да кайткан, тик инде өйгә керә алмаган. Аннары янгын сүндерүчеләрне дә бик тиз килеп җиттеләр дип әйтә алмыйм», — диде Виолетта.

Күршеләре ут үрләр дип бик курыксалар да, янгын тирә-якка таралмаган, сүндереп өлгергәннәр.

"Әйбәт гаилә, балалары һәрвакыт каралган, чиста", - дип сөйли күршеләре Артур һәм Наилә.

«Янгында минем ирем һәм кызым һәлак булды. Шулай ук апам һәм абыемның улы - Тамбалаев Ваня. Ул 2017 елдан бирле бездә тора. Әти-әнисе ата-ана хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр иде», — диде яшь аралаш Надежда. Башка сөйләшә алмады.

Социаль челтәрләрдә, ярдәм итү максатыннан, Надежданың номеры күрсәтелгән хәбәр таралды. Бер мизгелдә йортсыз-җирсез дә, гаиләсез дә калган Надеждага ярдәм итәргә теләүчеләр өчен мәгълүмат:

89870579509 Смирнова Надежда Георгиевна, телефон номеры Сбербанк картасына беркетелгән.

Смирновлар һәм Тамбалаевлар гаиләсенең тирән кайгысын уртаклашабыз.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100