"Улицы разбитых фонарей" сериалында уйнаган актер вафат
"Улицы разбитых фонарей" сериалында уйнаган актер вафат
"Улицы разбитых фонарей", "Бандитский Петербург" һәм "Особенности национальной охоты" сериалларында уйнаган актер Александр Васильев 60 яшендә вафат булды. Ул озак вакыт көчле авыру белән көрәшкән, дип яза "Российска газета".
"Ленфильм"да төшерелгән күп кенә картиналарның директоры, продюсер, драматург, режиссер Александр Васильев вафат булды", - диелә "Ленфильм" киностудиясе хәбәрендә.
Александр Васильев белән хушлашу 3 апрельдә "Ленфильм" киностудисендә була. Мәрхүмне Смоленск зиратында җирлиләр.