«Улицы разбитых фонарей» һәм «Мажор» сериаллары артисты вафат
Светлана Обидинага 45 яшь иде.
Театр һәм кино актрисасы Светлана Обидина вафат булды. Аңа 45 яшь иде. Бу турыда РИА Новости хәбәр итте.
Кинорежиссер Алексей Герман Фейсбук челтәрендә кайгы уртаклашты. «Бик яхшы актриса Светлана Обидина вафат булды. Әле күптән түгел генә аны искә алган идем. Мәңгелек истәлек аңа. Ковидмы, ковид түгелме икәне дә билгесез инде хәзер», — ди режиссер.
Обидина «Улицы разбитых фонарей-2», «Мажор-3» сериалларында, «Ветка сирени», «Довлатов» һәм «Остров» фильмнарында төшкән.
- «Улицы разбитых фонарей» сериалы актеры Виталий Жигалин вафат
- «Улицы разбитых фонарей», «Воронины», «Физрук» сериалларында уйнаган Россиянең халык артисты Борис Клюев вафат
- «Улицы разбитых фонарей», «Бандитский Петербург» һәм «Особенности национальной охоты» сериалларында уйнаган актер Александр Васильев вафат