Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгәннән соң кешенең җаны Кыямәт көненә кадәр кайда торып тора?

news_top_970_100
Үлгәннән соң кешенең җаны Кыямәт көненә кадәр кайда торып тора?
Фото: © "Татар-информ", Михаил Захаров

«Хозур дин турында» телеграм-каналында үлемнән соң кешенең җаны кайда булуын аңлаталар.

Үлемнән соң тормыш бармы?

Кыямәт көне темасын өйрәнүдә «үлем» төшенчәсе бик зур әһәмияткә ия. Чөнки кешеләрнең ахирәт тормышы нәкъ менә үлгәннән соң башлана. Үлемнән соң кешенең җаны (Кыямәт көненә чаклы) «Әл-Бәрзах» дигән урында булачак.

Һәрбер кеше, бу дөньядан нинди хәлдә китүенә карамастан, Бәрзах тормышын үтәчәк һәм Кыямәт көнне кубарылачак.

«Әл-Бәрзах» сүзенең телдәге мәгънәсе – «ике нәрсәне бүлә торган пәрдә» яки «киртә». Әл-Бәрзах – ул фани дөнья белән Кыямәт көнен бүлүче ара.

Бу дөньяда кылган гамәлләр җанның Бәрзахтагы халәтен билгели: начар гамәлләр кылучылар караңгылыкта, газапта булыр; яхшы гамәлләр кылучылар рәхәтлектә булыр.

Әгәр дә бу дөньядагы кешеләр үлгән туганнары өчен дога кылсалар, ул калдырган изге гамәлләр белән файдалансалар һәм дәвам итсәләр, Бәрзахтагы җанның газаплары тукталып торырга яки бөтенләйгә тәмамланырга мөмкин.

Үлгән туганнарыбыз, якыннарыбыз өчен дога кылыйк. Аларны онытмыйк һәм Бәрзахтагы тормышларын җиңеләйтик:

«Аллахуммә-гъфир лихәййинәә, вә мәййитинәә, вә шәәһидинәә, вә гааибинәә, вә сагыйринәә, вә кәбииринәә вә з̣әкәринәә вә әнс̣әәнәә. Аллаһуммә мән әхйәйтәһү миннәә фә әхйиһи галәл-исләәми вә мән тәуәффәйтәһү миннәә фәтәуәффәһү галәл-имәән».

«Йә Аллаһы! Безнең исәннәребезне һәм үлеләрбезне, (биредә) булучыларны һәм булмаучыларны, картларны һәм яшьләрне, ирләрне һәм хатын-кызларны гафу ит. Йә Аллаһы! Исәннәргә ислам дине буенча яшәргә, ә бакый дөньяга күчүчеләргә иман белән китәргә насыйп кыл».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100