Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлгәне турында интернеттан белдек»: 22 яшьлек егетне кабереннән казып алганнар

news_top_970_100
«Үлгәне турында интернеттан белдек»: 22 яшьлек егетне кабереннән казып алганнар

Екатеринбургтагы зиратта Пермьнән булган 22 яшьлек егетне җирләнгәннән соң кабереннән казып алганнар. Эксгумация уздыруны туганнары сораган. Алар егетнең үлгәнен 3 ай узгач кына белә, документлар җыя һәм каберен туган ягына алып кайту өчен рөхсәт ала. Бу хакта E1.RU сайты яза.

Денис 2023 елның февралендә һәлак булган. Әмма аның үлемен туганнарына хәбәр итмиләр. Туганнары төрлечә аның белән элемтәгә керергә тели, ул хезмәт иткән «Вагнер»га чыга». Аларга: «Әгәр сезгә беркем шалтыратмаган икән – шатланыгыз. Димәк, бар да яхшы», – дип җавап бирәләр.

Туганнары аның үлеме турында очраклы рәвештә ачыклый. Аның исем-фамилиясен интернетта язгач, үзенең һәм каберенең фотосы чыга. Фотоның кайда төшерелгәнен ачыклыйлар, бу Екатеринбург булып чыга.

Май аенда аның каберен табалар, казып алалар һәм туган ягында җирлиләр. Ул 2 тапкыр җирләнә.

Махсус операциядә Денис 1 атнадан аз гына озаграк булган. Армиягә дә барырга теләмәгән егетне туганнары бер дә җибәрмәскә тырышкан. 2020 елда армиягә бармаган өчен аңа штраф та салган булалар. Аннары ул хулиганлык белән колониягә эләгә һәм карашын үзгәртә. «Чыгарга 2 атна калган иде, – дигән сеңлесе. – Әмма аңа 22 яшь тулмаган иде, алмадылар. Тулуга – китте».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100