«Үлгәнче шушы балаңны дәвалаячаксың, диделәр» – инвалидларга нинди ярдәм тиеш?
«Менә бу кешегә ярдәм итә алмассыз микән, ул авыру баласы белән кая барып бәрелергә дә белми», – дип яздылар миңа социаль челтәрдә һәм Лилия Мәхмүтованың телефон номерын бирделәр. Адашым белән шулай танышып киттек.
«Минем балам инвалид булмаячак, дип еладым»
Лилия Мәхмүтова һәм улы Рэм Казанның Родина урамында, ике бүлмәле фатирда яшиләр. Рэмга тумыштан «церебраль паралич» диагнозы куелган, ул йөри алмый, коляскада гына хәрәкәтләнә, I төркем инвалид. Әнисе Лилия апа аны ялгызы тәрбияли, тернәкләндерү курсларыннан кайтып керми.
– Рэм кечкенә чакта, миңа бер табиб: «Син үлгәнче шушы балаңны дәвалаячаксың», – дип әйткән иде. Яшь чакта әлеге сүзләргә ул кадәр игътибар бирмәгәнмен, хәзер, олыгая баргач, аның никадәр дөрес әйткәнен аңладым. Улым миннән башка беркемгә дә кирәкми: ирем дә юк, туганнарның да үз тормышы. Ә мин бөтен яшьлегемне, тормышымны бердәнбер баламны тернәкләндерүгә багышладым.
Беләсезме, инвалид бала үстерүче аналарны тикмәгә генә 50 яшьтән пенсиягә чыгармыйлар икән. Мондый тормыш рәвешеннән без тиз картаябыз, сәламәтлек нык бетә. Хәзер 50дән уздым – инде үземнең әле бер төшем, әле икенче җирем авырта, – дип сөйли башлады Лилия апа Мәхмүтова.
– Рэмны ничә яшьтә таптыгыз? Аның авыру булып тууына нәрсәләр сәбәпче булды икән? – дип сораштырам.
– Улымны 34 яшемдә таптым. Рэм 7 айлык булып туды, медицина хәзерге кебек алга китмәгән иде әле. Ул озак вакыт карында сусыз ятты. Шуңа күрә «Тудырганда дөрес эшләмәделәр», – дигән юшкын калды күңелдә.
Рэмга тугач та «ишемия» дигән диагноз куйдылар. Инвалид булачагын да кечкенә чакта ук әйттеләр, аннан ДЦП икәне билгеле булды. Улым бер яшьтә утырмый иде әле, йөреп тә китмәде. Мин, әлбәттә, башка әниләр кебек үк, башта бу мәгълүматны кабул итәргә теләмәдем. «Юктыр, булмас, минем улым инвалид булмаячак», – дип еладым.
Аннан, әкренләп, әлеге халәткә ияләндем, бөтен үткән гомерем – шушы баланы карау булды, – ди Лилия Мәхмүтова.
«Улыма 18 яшь тулгач, безнең алда бөтен ишекләр ябылды»
Рэм Казандагы 78нче инклюзив үзәкне тәмамлаган. Аның сөйләмендә бераз хилафлыклар булса да, русча һәм татарча фикерен бер дигән итеп аңлата. Хәтере әйбәт, компьютерда текст җыя ала. Әнисе мәктәптән соң ук техникумга укырга кертмәгән, берәр ел ял итеп алырга ниятләгәннәр. «Техникумда укыту елына кимендә 50 мең сумга төшә, бу – безнең өчен зур сумма», – диде Лилия апа, моның сәбәбен сорашкач.
Моннан тыш, Мәхмүтовларның башка чыгымнары да шактый шул. «Елына кимендә 4-5 тапкыр тернәкләнү курсы үтәргә!» – ди аларга белгечләр. Әгәр Рэм тик ятса, аның аркасы сызлый башлый, буыннары авырта, сәламәтлеге кинәт артка тәгәри.
Лилия Мәхмүтова Кырым, Дагыстан, Россиянең башка төбәкләрендәге бөтен тернәкләндерү үзәкләрен яттан белә. «Монда массажны әйбәт ясыйлар, тегесендә шәфкать туташлары яхшы һәм коляскалыларга шартлар әйбәт, фәләнендә акча әрәм итеп йөрисе дә юк», – дип, бөтенесен тезеп китте ул. Әле шушы көннәрдә генә Пятигорск шәһәрендәге тернәкләндерү үзәгенә барып кайтканнар, «Бу юлы бушлай дәваладылар, әмма бүтән килеп йөрмәскә куштылар, чөнки анда балаларны гына алалар», – ди Лилия апа.
Евпаториядә Паралимпия үзәгендә үз акчаларына дәвалануын да сөйләде ул, анысы 18 көнгә 130 меңгә төшкән. «Улым шунда барасы килеп елагач, ризалашкан идем. Хәзер бөтенләй акчасыз калдым», – диде әни кеше.
Балага 18 яшь тулганчы, тернәкләндерү мәсьәләсе җиңел хәл ителеп барган. Лилия апа бөтен хәйрия фондларына бертуктаусыз хатлар юллап торган. Актив хатын-кызга юлламалар еш тәтегән, хәйриячеләр акчалата да булышканнар. Әмма Рэмга июньдә 18 яшь тулгач, ул баладан зур кешегә әйләнгән, һәм бөтен ишекләр кинәт ябылган.
– Улым балигъ булгач, бала булып саналмый. Хәзер кая гына мөрәҗәгать итсәм дә, безгә отказ килә, балаларга гына ярдәм итүләрен әйтәләр. Мин шок хәлендә калдым. Без нишләргә тиеш икән? Балалык яшеннән чыкса да, инвалид булудан туктамады бит ул, – ди Лилия Мәхмүтова.
«Чиратка басыгыз, юллама бирәбез»
Лилия апа белән сөйләшеп бетергәч, аңа ярдәм итү ысулларын эзли башладым. Беренче эш итеп, Казанның Идел буе районы социаль яклау бүлеге белгечләренә мөрәҗәгать иттем. Анда барысын да яхшылап аңлатып бирделәр. Беренчедән, инвалидка коммуналь хезмәтләргә 50 процент ташлама ясала.
Икенчедән, санаторий һәм тернәкләндерү үзәгенә бару мөмкинлеге бар. Аларга чиратка басу өчен, ИППСУ дигән махсус программада теркәләсе, аннан чиратыңны тыныч кына өеңдә көтеп ятасы. Дөрес, боларны бөтенләй үк бушлай дип атап булмый. Гадәттә, түләү әни кешенең пенсиясенең 10 процентын тәшкил итә. Мәсәлән, Лилия Мәхмүтова бүген инвалид баласын караган өчен 13 мең сум пенсия ала. Димәк, тернәкләндерү үзәгенә юллама өчен 1300-1500 сум түләргә туры киләчәк.
Махсус санаторийларның берсе – Казанның Максимов урамындагы КМПО. Аңа чират ике елга бер мәртәбә җитә. Икенче мөмкинлек – Татарстандагы социаль тернәкләндерү үзәкләре. Аларына елга ике тапкыр барырга була, республиканың төрле районнарында урнашканнар. Әйткәнемчә, боларга эләгү өчен, документларны тотып, башта социаль яклау бүлегенә тәпиләргә, махсус программага теркәлергә кирәк.
Татарстанның социаль иминиятләштерү фонды бу очракта ниләр тәкъдим итә ала икән? Рэм Мәхмүтов – I төркем инвалид, димәк, алардан да ярдәм булырга тиеш.
– I төркем инвалидларга елга бер мәртәбә юллама бирелә. Үзенә һәм озата баручы кешесенә. Дөрес, чират зур, шуңа күрә елга бер мәртәбә үк туры килми ул, 2,5-3 ел көтәргә туры килер. Хәзер, мәсәлән, 2019 елда чиратка басучылар бара. Әлеге чиратка басу өчен, табиблардан белешмә алырга һәм безгә гариза язарга кирәк. Гаризаны МФЦ аша да тапшырырга ярый.
Әмма бер момент бар: безнең кайбер санаторийларда инвалид коляскасында хәрәкәтләнү өчен махсус җайланмалар юк, – дип аңлатты социаль иминиятләштерү фондындагы белгеч.
Министрлыктан рәсми җавап
Татарстанның Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының матбугат үзәгенә дә мөрәҗәгать иттем. Бер тәүлек дигәндә, алар да бозны кузгатып җибәрде.
Министрлыктан килгән рәсми җавапның кыскача эчтәлеге мондый:
«Федераль мәгълүмати система нигезендә, гражданин инвалидлыгы, тернәкләнү чаралары, дәүләт хезмәтләре һәм түләүләр турында үзенең «личный кабинеты»нда мәгълүмат алырга мөмкин.
Федераль закон нигезендә, инвалидларга ай саен акчалата түләү, коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия-ташлама каралган. Шулай ук инвалидлар табиб рецепты буенча кирәкле дарулар белән тәэмин ителә, күрсәтмә булган очракта, санаторийга юллама бирелә. Дәваланырга бару һәм кайту өчен тимер юлы, шәһәрара транспорт өчен чыгымнар каплана. Моннан тыш, инвалидлар шәһәрнең барлык төр җәмәгать транспортларында һәм муниципаль берәмлек чикләрендә хәрәкәт итүче транспортта бушлай, проездной буенча йөри ала.
Инвалидларның аз керемле гаиләләренә дә социаль ярдәм каралган. Татарстанда инвалидларны тернәкләндерү буенча 5 үзәк эшли, дәүләтнеке булмаган 2 поставщик социаль хезмәт күрсәтә, халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәкләре дә бар. Гражданинга, әлеге хезмәтләр күрсәтү мәсьәләләре буенча, яшәү урынына караган социаль яклау бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк».
Мин җавап хатын укып бетергә дә өлгермәдем, министрлыкның матбугат үзәге белгече Йолдыз Шәрәпова шалтыратып, Мәхмүтовлар гаиләсе белән элемтәгә чыгуларын әйтте.
– Безнең белгечләр Лилия Мәхмүтовага шалтыраткан. Әмма, әлеге программалар турында аңлата башлагач, ул үзен бик агрессив тоткан.
Мәхмүтовның Казандагы «Восхождение» дигән инвалидларны тернәкләндерү үзәгенә чират торуы билгеле булды. Дүшәмбе көнне алар белән әлеге үзәкнең директоры сөйләшәчәк. Шулай ук дүшәмбе мәшгульлек үзәгеннән дә эш тәкъдим итеп шалтыратачаклар. Чөнки, бездәге мәгълүматлар буенча, Рэм Мәхмүтов мәктәпне тәмамлаганнан соң беркая укырга да, эшкә дә урнашмаган, – диде Йолдыз Шәрәпова.
«Түләүле массажга барсак, ашарга акча җитми»
Күрүебезчә, дәүләт тарафыннан бирелә торган тернәкләндерү үзәкләре, социаль ярдәм бар да кебек, әмма монда чиратыңны бик зарыгып көтәргә кирәк. Шуңа күрә бүген түләүлеләре «чәчәк ата»дыр инде.
Казандагы түләүле тернәкләндерү үзәкләренең берсенә шалтыраттым. «Табиб консультациясе 1000 сумнан башлана. 25 минут массаж – 900 сум, 50 минут ЛФК – 1,5 мең сум, бассейнда 30 минутлык сеанс – 1,3 мең сумнан», – дип, бәяләрне тезеп киттеләр анда. Кыскасы, Рэмның 20 мең сум пенсиясе белән генә моннан кеше булып кайта алмыйсың...
– Әгәр Мәхмүтовлар түләүле үзәкләрдә тернәкләнергә теләсә, «Добрая Казань» проектын киңәш итәбез. Алар «частник»ларның реестрын алып баралар, тикшерелгән үзәкләр фондын булдырдылар, – дип, бу уңайдан киңәшен бирде министрлыкның матбугат үзәге белгечләре.
Утны-суны кичкән Лилия Мәхмүтованың исә үз җавабы:
– ЛФК яки массажны өйдә дә ясатырга мөмкин. Белгечне бер сеанска чакырту 1000 сум тора. 10 көн массаж һәм 10 көн ЛФК 20 меңгә төшә, дигән сүз. Әгәр Рэмның пенсиясе дәвалануга гына кереп бетсә, минем пенсия яшәргә җитми. Әле коммуналь хезмәтләр өчен түлисе, ашыйсы-эчәсе, киенәсе дә бар бит.
Улымның коляскасы да 5 еллык, бөтенләй тузып бетте, аны алыштырырга кирәк. Социаль иминиятләштерү фонды белән килешүләрне яңартасыбыз бар, анысы, бәлки, шуннан булыр. Кулны һәм аякны өйдә хәрәкәтләндерү өчен махсус тренажер – мотомед – 800 мең сум тора. Алары инде хыялда гына. Акчаны җиткерү кыен.
Лилия апаның бүгенге халәтен ару гына түгел, депрессия һәм истерикага якын, дип бәяләр идем. Ул бертуктамый зарланды да зарланды... Социаль яклау бүлеге хезмәткәрләре белән дорфа сөйләшүен белгәч: «Без бөтенебез сезгә булышырга телибез. Ярдәм тәкъдим итәләр икән, кеше белән матур гына сөйләшегез!» – дип, шалтыратып, кисәтү дә ясадым.
– Без, инвалид бала аналары, бергә очрашкач, гел үз балаларыбыз турында гына сөйләшәбез, бүтән темага кермибез дә. Хәзер артка борылып карыйм да, бу тормышны ничек алып бардым икән, дим. Баланы туганнан бирле, кармы-буранмы, бер көн калмыйча, гел каядыр йөрттем. Бүген күршеләр дә моны шаккатып искә ала, – ди Лилия апа.
Мәхмүтовлар белән танышканнан соң, вак-төякләргә борчылуым өчен үземне сүгеп тә куйдым, безгә мең кат шөкер итеп яшәргә кирәк әле. Кайчак күңелнең нечкәреп киткән чагы була, кемгәдер файдалы буласы килә. Менә шундый вакытта әлеге гаиләгә бераз булса да ярдәм итсәк, күңел тынычланып куяр иде, зур савап эшләр идек. Күпләргә вак тоелган сумма да «церебраль паралич» диагнозы белән яшәүче Рэм Мәхмүтовка үзен яхшырак хис итәргә ярдәм итәчәк.
Мәхмүтова Лилия Риф кызы исемендәге «Сбербанк» картасы: 2202203245175064, әлеге карта 89872339878 телефон номерына беркетелгән.