Үлгәнче Галәвиев утырачак «Кара дельфин» төрмәсе: ятарга ярамый, ут сүнми, кара капчык
Колониядәге көн тәртибе, кагыйдәләр нинди? Бу төрмәдә Татарстаннан кемнәр бар? Язма шул хакта.
Илназ Галәвиев гомеренең калган өлешен 6нчы төзәтү колониясендә – халык телендә «Кара дельфин» буларак танылган төрмәдә уздырачак. Аны үзе яшәячәк камердан аз гына зуррак камерага «прогулка»га чыгарачаклар, йоклаганда ут сүндермәячәкләр һәм аңа «нәни дельфин» позасында гына хәрәкәтләнергә рөхсәт ителәчәк.
Ни өчен «Кара дельфин»?
Колониянең халык телендә «Кара дельфин» дип аталуы тоткыннарның берсе ясаган сын аркасында килеп чыккан. Сынны кеше үтерүче Владимир Криштопа ясаган. Камерадашлары белән бергә ул папье-машадан дельфин әвәләгән. Тоткыннарның башка буявы булмаганга, кара төстә килеп чыккан. Төрмә администрациясе бу эшне ошата, һәм соңрак колония ишегалдында шундый ук сынлы фонтан барлыкка килә.
«Кара дельфин» – илдәге махсус режимлы иң зур колония, анда Россиядәге иң куркыныч җинаятьчеләр озак вакытлы яки гомерлек җәза срогын уздыра.
Бу колониядәге тоткыннар арасында җинаятьчел төркемнәр оештыручылар, террористлар, үтерүче-маньяклар һәм хәтта каннибаллар да бар.
«Кара дельфин» колониясе Оренбург өлкәсендә. Төрмәне Екатерина патшабикә заманында – 1773 елда Емельян Пугачев җитәкчелегендәге фетнә бастырылгач төзегәннәр. Ул вакытта хакимияткә фетнәчеләрне сөргенгә җибәрергә урын кирәк була.
Пугачев фетнәсе хәзерге Оренбург өлкәсе территориясендә башлана, төрмәне дә шунда төзергә уйлыйлар. Хәзер ул урында Соль-Илецк шәһәре урнашкан, әмма XVII гасырда ул Илецкая Защита дип аталган ныгытма була.
1942 елда оешма НКВДның 2нче Соль-Илецк төрмәсе була. 1953 елда төрмә Эчке эшләр министрлыгы ведомствосына күчә, ә 1965 елда анда туберкулез белән авыручы тоткыннарны тота башлыйлар.
2000 елда «Кара дельфин» озак вакытка хөкем ителгән һәм гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгәннәр өчен махсус режимдагы колониягә әйләнә. Аеруча куркыныч кунакларны кабул итәр алдыннан 6нчы төзәтү колониясендә ремонт уздырыла, заманча күзәтү системасы һәм, хезмәткәрләрнең иминлеген тәэмин итәр өчен, өстәмә рәшәткәләр куела.
Илназ Галәвиев калган гомерен ничек уздырачак?
Колониядәге шартлар андагы тоткыннар кылган җинаять авырлыгына тәңгәл килә. Камерада 2-4 кеше яши, 1 кешелек камералар да бар. Колониядә кырыс изоляция, тоткыннарга хәтта камераларда да бер-берсе белән сөйләшергә ярамый. Конфликтлар килеп чыкмасын өчен, камерадашларны психологлар сайлый.
«Кара дельфиндагы» тоткыннарның бөтен гомере кырыс көн тәртибе буенча уза. Алар иртәнге 6да тора, сәкеләрен җыештыра, юыналар.
Камераларда әзме-күпме уңайлылыклар да бар: юынгыч, ятак, көзге, унитаз, өстәл, урындык һәм тумбочкалар. Бары тик шнурсыз аяк киеме генә кияргә рөхсәт ителә. 6:30 сәгатьтә иртәнге аш башлана. Ашаган вакытта тоткыннарга радио тыңларга рөхсәт ителә. Иртәнге аштан соң колониядә розеткаларны кушалар: тоткыннар кырынгычлар куллана, су кайната ала. Төгәл иртәнге 8дә электрны сүндерәләр, һәм тикшерү башлана.
Камера ишеге ачылгач, тоткын кулларын аркасына куеп, йөзе белән стенага карап басарга, исемен һәм барлык маддәләрен әйтергә тиеш. Соңыннан борылырга һәм камераның төп бүлмәсе ишегеннән аерып тора торган рәшәткәгә барырга дигән боерык бирелә. Күзәтчеләрнең һәр таләбеннән соң Галәвиев «есть, гражданин начальник» дип җавап бирергә тиеш булачак.
Соңыннан тоткыннар аркалары белән рәшәткәгә борыла һәм кулларын кечкенә тәрәзәгә тыга. Шуннан соң, аларның беләзекләренә кул богаулары эләктерәләр һәм камераларны карау башлана. Соңыннан тоткынны коридорга алып чыгалар. Анда аларны төрмә сакчыларыннан тыш, эт белән кинолог та каршы ала. Бу хезмәт өчен этләрне «Кара дельфин»дагы питомникларда озак еллар әзерлиләр. Күчереп йөрткәндә тоткыннарның күзләрен бәйлиләр, шулай ук ике конвой һәм эт белән кинолог та билгелиләр.
Иртәнге 9да медицина тикшерүе башлана, тоткыннарның сәламәтлеген төрмә табибы карый. Әгәр тоткын үзен яхшы хис итә икән, аңа сәгать 10га берничә метрлы гына, зур булмаган камерага «прогулкага» чыгарга рөхсәт итәләр. Тоткыннар «прогулкада» булганда, аларның камерларны тентиләр. 1,5 сәгатьтән соң тоткыннар камерага төшке аш ашарга кайта.
Төрмәдә Илназны тыйнак кына төшке ашлар көтә, колониядә аш һәм ипи ашаталар. Ризыкны камераларга тимер савытларда алып киләләр, кухня хезмәткәрләре аларны озын саплы көрәкләргә куеп, кечкенә тәрәзә аша бирә.
Төшке аштан соң тоткыннар камераларын җыештыра башлый. Соңыннан, 17:00 сәгатькә кадәр радио тыңлыйлар, ә 18:00 сәгатьтә – кичке аш. Соңыннан чираттагы тикшерү, 20:30 сәгатьтә камераларга беразга гына розеткаларны кушып алалар. Тоткыннар төгәл 22:00 сәгатьтә йокларга ята.
Утырырга яки ятарга ярамый
Уянганнан алып, йокларга ятканчы сәкеләргә утырырга яки ятарга ярамый. Отбойдан соң ярый, әмма тоткын тәүлек дәвамында янып торган ут яктысында һәм башын ишеккә каратып ятарга тиеш. Юрган белән баштан ук капланырга ярамый – бу дисциплинаны бозу булып санала һәм моның өчен җәза бирелә.
Тоткыннарның барлык гамәлләрен дә тәүлегенә 24 сәгать буе камералардан күзәтеп торалар. Тоткын колониядә 10 ел булганнан соң, аңа телевизор карарга рөхсәт итәләр, тик бер шарты бар – телевизорны тоткынның туганнары сатып алып бирергә тиеш. Тик, нәрсә майтарганнарын белгәч, гаиләләр туганнарыннан еш кына баш тарта.
Телевизорны көненә якынча 4 сәгать карарга ярый. Ләкин тоткыннар бары тик үзәк телеканалларны һәм көчләү күренешләре булмаган тапшырулар гына карарга тиеш. Реклама роликлары махсус программалар ярдәмендә сүндерелә. Шулай ук колониядә укырга да ярый.
Татарстан тагын кемнәрне «Кара дельфинга» җибәргәннәр?
Галәвиев Татарстаннан «Кара дельфин»га җибәрелгән беренче кеше түгел. Беренчеләрдән булып 2000 елда Казанның «Һади Такташ» җинаятьчел төркеме лидерлары Радик Галикәбәров һәм Ринат Фәхретдинов гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителә һәм 6нчы колониягә җибәрелә.
Казан бандитлары арасыннан «Жилка» төркеме башлыгы Олег Марухин да гомерлеккә ирегеннән мәхрүм ителеп, алар артыннан җибәрелә. Күптән түгел генә аны заказлы үтерүдәге яңа эпизодта гаепләделәр.
Шулай ук «Низы» төркеме лидеры Таһир Фәхриев, «Квартала» төркеме авторитетлары Фәрит Галиуллин, Сергей Калинин һәм Владимир Малковны, Чаллыдагы «29нчы комплекс» төркеме лидеры Юрий Еременконы һәм «Тагирьяновские» бандасын оештырган Эдуард Тагирьяновны, Сергей Бабковны, Олег Дацконы һәм Данил Данилевичны гомерлеккә «Кара дельфинга» җибәрәләр.
Татарстанда гомерлеккә ирекләреннән мәхрүм ителгән террорчыларны да шунда җибәрделәр. «Исламский джамаат»* коралланган яшерен формирование башлыклары Данил Габделхаков һәм Хафиз Раззаков та гомеренең калган өлешен 6нчы колониядә уздырачак.
*Россиядә тыелган экстремистик оешма.
Дмитрий Шатров