Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгән туганыңның пенсиясен ничек алырга?

news_top_970_100
Үлгән туганыңның пенсиясен ничек алырга?
Фото: © «Татар-информ»

Былтыр Татарстанда үлгән пенсионерларның пенсия тупланмаларын 2,5 мең туганы алган. Акчаның гомуми суммасы 122,8 млн сум. Бу турыда «Челнинские известия» хәбәр итте.

1967 елда туган кешеләрдән башлап гражданнарның тупланма пенсиясе формалаштырыла. Моның өчен кеше 2002 елдан 2013 елга кадәр рәсми керем алган булырга тиеш. Пенсия тупланмалары 1953-1966 елларда туган ир-атлар һәм 1957-1966 елларда туган хатын-кызлар өчен формалаштырыла. Аларга 2002-2004 елларда эш бирүчеләр тупланма пенсия өчен иминият кертеме түләгән булырга тиеш.

Тупланма пенсия шулай ук ана капиталын тупланма пенсиягә юнәлткән әниләргә, пенсия тупланмаларын дәүләт софинанславы программасында үз теләге белән катнашкан һәм 1967 елга кадәр туган кешеләргә дә бирелә.

Мәрхүмнең тупланма пенсиясен кеше үзе исән чакта пенсия тупланмасы акчаларын бүлеп бирү турында язып калдырган гаризада күрсәтелгән кешеләр ала ала. Андый гариза бирелмәгән булса, әлеге акчага закон буенча туганнар хокуклы. Беренче чиратта бу кешенең балалары, ире яки хатыны, икенче чиратта – абыйлары, сеңелләре, бабалары һәм әбиләре, оныклары.

Тупланма пенсия акчаларын алу өчен, иминиятләштерелгән кеше үлгән көннән соң 6 ай эчендә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында яки Россия Социаль фондының теләсә-кайсы бүлегендә, яки дәүләтнеке булмаган пенсия фондында гариза язасы була. Бу урын пенсиянең тупланма акчалары кайда формалаштырылуга бәйле.

Әгәр кеше үлгәннән соң ярты елдан артык вакыт узса, судка мөрәҗәгать итәсе була. Бу очракта искәрмә – махсус хәрби операция барышында хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган һәм иминиятләштерелгән кешеләрнең мирасчылары. Алар өчен түләү алуга мөрәҗәгать итү вакыты чикләнмәгән, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100