Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгән туганнарыгызның тынычлыгы өчен нишләргә?

news_top_970_100
Үлгән туганнарыгызның тынычлыгы өчен нишләргә?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Үлгән туганнарыгызның тынычлыгы өчен нишләргә икәне «Хозур дин турында» телеграм-каналында чыкты.

Мәетләргә файдасы булган гамәлләр бар. Шул гамәлләрне даими рәвештә кылып тору күркәм булачак.

Коръән укып, савабын мәетнең рухына багышлау. Үлгән кеше өчен хәер-дога кылу. Ибраһим пәйгамбәрнең догасын һәм белгән догаларыбызны уку. Ибраһим: «Раббәнә-гъфирлии вәли-вәәлидәййә вәлил-му’миниинә йәумә йәкуумүл-хисәәб», – дип дога кылган.

Мәгънәсе: «Йә Раббым, үземне, ата-анамны һәм башка мөэминнәрне Кыямәт көнендә мәгъфирәт кыл».

Кешеләргә бурычы булса, бурычын түләү. Изге эшләр эшләп, савабын мәетнең рухына багышлау.

Мәет күмелгәннән соң, беренче көннән башлап, җиденче көнгә кадәр ярлыларга сәдака биреп, савабын мәетнең рухына багышларга мөмкин. Бу – сөннәттер. Хәленнән килмәгәннәр, 2 рәкәгать нәфел намазы укып, савабын мәеткә багышларлар.

«Мәет озату йолалары» китабыннан

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100