news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Үлгән туганнар өчен дога кылу тәртибе

news_top
Үлгән туганнар өчен дога кылу тәртибе
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясе «Дин турында. Сезнең сорауларга җавап» телеграм-каналында үлгән туганнар рухына дога кылу үрнәге чыкты.

Үлгән якыннарыгызның рухына һәм бөтен мөселманнарның рухларына:

  • «Фәтихә», «Ихлас», «Нәс» сүрәләрен укырга була.
  • болардан тыш «Йәсин» вә «Мүльк» («Тәбарәк») сүрәләрен укып багышлауның да зур савабы булыр.

Аннары укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен болай дип багышларга мөмкин:

«Йә, Раббым! Укыган Коръән сүрәләрен һәм аятьләрен Үзеңнең ризалыгың өчен Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам, анабыз Хава радыяллаһу ганһәнең, барлык пәйгамбәрләрнең, сәхабәләрнең, бу дөньяга килеп киткән барча мөселманнарның рухына ирешетерсәң иде...»

Шуннан соң:

«Догаларымны, укыган Коръән сүрәләрен әлеге кешеләргә ирештер», - дип, якыннарыбызның исемен һәм әтиләренең исемен әйтеп багышларга була. Мәсәлән: Габдулла кызы Фатыйма рухына, дип.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар