Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлгән кешене шунда ук ярып карарга кирәк. Икенче көнгә калдырсаң, тагын берәү өстәлә»

«Хастаханә шымчылары», «куркусыз интровертлар», «азартлы кешеләр» дип сөйли үзләре турында моргта эшләүчеләр. Кеше тормышы һәм аның яшәеше турында кешенең кайсы әгъзалары «сөйли»? Ни өчен кеше үлгәннән соң, аны шунда ук ярырга кирәк? Патологик анатомия белгеченә эшендә күрергә туры килгән очраклар турында - «Татар-информ» язмасында.

news_top_970_100

«Татар-информ» хәбәрчесе Республика клиник хастаханәсе моргында булып, патологоанатом белән сөйләшеп кайткан.

«Мәет белән озак «эшләмибез»

«Патологоанатом» сүзен ишеткәч, кемне күз алдына китерәсең? Көне-төне морг бүлмәсендә утырып, үлгәннәрнең тәннәрен яручы һәм инде күптән үзенчәлекле искә игътибар итми башлаган караңгы йөзле табиб күз алдына килә. «Татар-информ» моның бары тик стереотип кына булуын ачыклады.

Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш патологоанатомы, Республика клиник хастаханәсенең патологик анатомия бүлеге мөдире Иван Рагинов караңгы йөзле түгел, ә морг бинасында бөтенләй дә куркыныч түгел икән. Табиб үзе тән бозылгандагы исне яратмавын һәм аның моргта булмавын сөйләде. Үлгәннәрнең тәннәрен күптән инде суд-медицина экспертлары тикшерә икән.

Патологоанатомнарны бары үлгәннәр тәннәре белән генә эшли дип уйлау – иң төп ялгыш фикер. Чынлыкта исә, бу процесс аларның эш вакытының 10 процентын гына ала. Калган вакытта алар тире, сыеклыкларны, кешеләрдән кисеп алынган төрле шешләрне – липомадан алып яман шешкә кадәр тикшерәләр.

«Хастаханәдә кисеп алынган һәрнәрсә безгә килә. Банкаларда, чиләкләрдә – кем нәрсәдә китерә», – дип елмая мөдир.

Паталогоанатом, шуның бер кечкенә кисәген алып, аны 140 градуска кадәр катыра. Аны спирт, ксилол, парафин белән куша. Аннан соң парафинлы блоклар я пыялага төрле төсләр белән ясалган нокталы кисемнәр ясый. Нәкъ менә шушы вак нокталар буенча патологоанатомия бүлеге белгечләре үзләренең «тикшерүләрен» үткәрәләр. Бу – тиз процесс түгел, мәсәлән, гистологиягә, 5 көнгә кадәр вакыт китә.

«Кайвакыт ашыгыч рәвештә биопсия үткәрергә кирәк була. Операция вакытында кисеп алынган нәрсәдә яман шеш бармы, юкмы икәнен ачыкларга кирәк була. Яман шеш булса, дәвалау тактикасы – бер, ә яхшы булган очракта – бөтенләй башкача», – дип аңлатты Иван Рагинов.

Мәсәлән, простата шеше бик кечкенә, ә аны тикшерү өчен 60 кисәккә бүләргә кирәк. Табиб аңлатуынча, яман шешнең хәтта кечкенә генә кисәкчеге дә метастазалар бирә ала, шуңа күрә аны җентекләп тикшерергә кирәк. Ә менә калкансыман биз шешен аның төгәл урынына карап билгелиләр, чөнки микроскоптан караганда аларның төрлесе төрле сурәт булып күренә. Табиб өчен аларның урнашу урыны бик мөһим.

Фото: © Владимир Васильев

«Патанатомия – медицинаның иң кызыклы өлкәсе»

Патологоанатомнардан кала бүлектә сыеклыкларны тикшерүче цитолог табиблар, төрле тукымаларны карый торган гистологлар һәм лаборантлар эшли. Бу бүлек хезмәткәрләренең төп эш кораллары скальпель түгел, ә микроскоп. Монда ул һәр белгечнең бүлмәсендә бар.

Патологик анатомия бүлеге хезмәткәрләре хастаханә шымчылары кебек. Алар, эзтабарлар кебек, авыру һәм үлем сәбәпләрен тикшерәләр. Биологик табышмакларны чишеп, «ни өчен болай килеп чыккан» дигән мәңгелек сорауга җавап табалар.

«Кайвакыт безгә гадәти геморроидаль төен алып киләләр, ә анда яман шеш табыла. Бу – еш очрый торган хәл», – диде ул. Шуңа күрә белгечләр патологоанатомия бүлегенә кергән һәр материалны җентекләп өйрәнәләр.

«Патанатомия – медицинаның иң кызыклы, азартлы өлеше. Барлык патологоанатомнар да – бик азартлы кешеләр», – диде 40 елдан артык патологоанатом булып эшләүче Илдар Гарифулин.

Фото: © Владимир Васильев

Куркусыз интровертлар бүлеге

Табиб гади кешенең генә моргтагы нәрсәләрдән курка алуын ассызыклады. Иван Рагинов сөйләвенчә, Республика клиник хастаханәсе бүлегендә төнлә дежур торучы һәм үлгәннәрнең тәннәрен кабул итүче 4 төнге санитар эшли. Шуларның өчесе – кызлар.

Илдар Гарифулин күптән түгел бер санитарның төнлә мәет кабул итеп, аннары ял итәргә ятуын искә төшерде. Төнге сәгать 2дә ул секция бүлмәсеннән килгән тавыш ишетә. Курыкмыйча ишекне ачып җибәрүгә үк, аннан эт йөгереп чыга. Күрәсең, көндез ыгы-зыгы вакытында ул шунда кереп яшеренгән. Патологоанатом ассызыклаганча, бу санитар урынында күпләр моргтан качарлар яки куркудан аңнарын югалтып егылырлар иде, ә ул тыныч кына ишек янына килеп, аны ачып, хайванны чыгарып, кире йокларга ята.

«Дөресен генә әйткәндә, патологоанатомнар – интровертлар. Пациентлар белән аралашырга теләмәүчеләр патологоанатомлыкка бара», – дип билгеләп үтте мөдир.

Шул ук вакытта патологанатомнар хирурглар белән тыгыз элемтәдә тора: тикшеренү өчен материал нәкъ менә алардан килә. Ә патологоанатом өчен, пациент организмында шешнең ничек урнашканын, аның нинди төстә булуы, якындагы әгъзаларның нинди хәлдә булуын һәм башка нечкәлекләрне белү бик мөһим.

Бүлек табиблары, пациентның фамилиясен әйтсәң, хирургны төн уртасында уятсаң, ул сиңа хирургия өстәлендә күргәннәрен сөйләп бирәчәк, дип шаярталар. Патологоанатомнар моны осталык билгесе дип саный.

Шулай ук патологоанатомнар үлгәннәрнең туганнары белән аралашырга, үлемнең беренчел сәбәбен әйтергә һәм җәсәдне тапшырырга тиеш. Бүлек мөдире Иван Рагинов бу вазыйфаны үз өстенә алган.

Фото: © Владимир Васильев

«Моргка тере бала алып килделәр»

Патологоанатом Илдар Гарифулин үзенең практикасындагы берничә гадәти булмаган очракны искә төшерде.

Моннан 40 ел элек, эшли генә башлаган вакытта, аңа ярыр өчен бала алып киләләр. Санитарка әзерләү эшләренә тотына һәм, әз генә кисеп җибәргәч, баланың селкенүен күреп ала. Баланы шунда ук кире бүлеккә җибәрәләр.

«Бернинди дә җинаять юк иде. Аның исән икәнен белү мөмкин дә түгел иде. Бу – баланың наркоз нәтиҗәсендәге депрессиясе. Бала ниндидер чүпрәкләргә төрелгән килеш идәндә яткан. Бу кыз исән калган», – диде табиб.

Патогоанатом сүзләренчә, хатын-кызлар күпкә чыдам: 3 литр канын югалтып та, ул үзенең начар хис итүенә генә зарлана ала. Әгәр ир кеше 1 генә литр булса да канын югалта икән, ул моргка ук килеп җитәргә мөмкин.

Фото: © Владимир Васильев

«Кешенең 20 әгъзасы аның тормышы турында сөйли ала»

Республика клиник хастаханәсендә 1 елга 1000нән артык кешене яралар. Гистологияләр саны – 100 мең.

«Гәүдәне ярып карау – ул әгъзаларны алу. Гадәттә, моның бер авырлыгы да юк. Аны аңлату күпкә кызыклырак, чөнки үзгәрешләр төрле булырга мөмкин. Кайвакыт алар берсе өстенә берсе өстәлә», – дип аңлатты агентлыкның әңгәмәдәше.

«Татар-информ» хәбәрчесе дә гәүдә яруга күз салды. Патологоанатомнар кешенең барлык эчке әгъзаларын чыгаралар. Бу очракта табиб кайда һәм нинди патологик процесс барганын һәм аның алга таба ничек таралганын күрә. Һәр әгъза аерым тикшерелә.

Үлгән кешенең 20 әгъзасын (патологоанатомнар аны үзара «джентельмен җыелмасы» дип атый) тикшерү мәҗбүри. Калганнарын тикшерү-тикшермәү пациентның авыру тарихына бәйле. Мөдир сүзләренчә, бу «джентльмен җыелмасы» буенча кешенең сәламәтлеге турында тулы картина төзергә мөмкин.

Өстәлгә сак кына һәр әгъзаны чыгарып салалар. Кешенең ашказаны һәм эчәклекләренә барып җиткәндә, ямьсез ис чыга. Рагинов сүзләренә караганда, ашказаны-эчәк тракты әгъзалары шундый исле, чөнки алар азык эшкәртү функциясен үтәгәннәр.

Җентекләп тикшерелгәннән соң, әгъзалар кире үз урыннарына кайтарыла.

«Җәсәдне без туганнарына тапшырабыз. Алар өчен бернәрсә дә агып чыкмавы мөһим. Шуңа күрә әгъзалар пакетларга салып кире куела. Аннары юабыз һәм киендерәбез», – дип сөйләде бүлек мөдире.

Фото: © Владимир Васильев

«Организм стрессы аркасында баланың йөрәге сигезаяк формасына кергән»

Табиб, яшьләрнең үлем сәбәбен билгеләү авыррак, ди.

«Патологоанатом буларак, әйтә алам: әгәр яшь кеше үлсә, бик җитди патология булырга тиеш. Мин монда эшкә килгәч, ни өчен башка табибларның яшькә шундый басым ясавына гаҗәпләнә идем. Әгәр 50-60 яшькә кадәрге кеше үлсә, табиблар моның сәбәбе турында уйлана башлый. Тәҗрибә шуны күрсәтә: бу яшьтә кеше үлсен өчен, патология бик җитди булырга тиеш. Өлкәнрәк кеше теләсә нәрсәдән үләргә мөмкин», – дип билгеләп үтте табиб.

Табиб үз практикасында, кеше үлеменең иң катлаулы сәбәпләренең берсе дип, Такоцубо кардиомиопатиясен саный. Бу – стресс аркасында барлыкка килә торган балалар авыруы.

Бала ул вакытта операцияне дә бик яхшы кичерә, хирурглар да бик канәгать була, тик кечкенә пациент кинәт кенә үлеп китә. «Зур комиссия белән озак уйладык. Баланың үлеме Такоцубо кардиомиопатиясе аркасында булган, дип килештек», – дип сөйләде патологоанатом.

Организм кичергән стресс аркасында баланың йөрәге сигезаяк формасына кергән, йөрәкнең өске өлеше киңәйгән.

«Гомумән, патологоанатом мөмкин кадәр күбрәк белергә тиеш. Әгәр дә син төрле материаллар белән танышсаң, башыңда белем күп булса, син аның нәрсә икәнен бик тиз билгели аласың. Әгәр дә белем җитмәсә, син китаплар актара башлыйсың, утырасың, уйлыйсың. Бер препарат өчен генә дә берничә көн вакыт сарыф итәргә мөмкин», – дип аңлатты ул.

Фото: © Владимир Васильев

Бүлек мөдире бик озак вакытлар сөяк миен өйрәнүгә багышлаган. Һөнәри юлы башында аңа мондый очракларны чишәр 2-3 көн вакыт кирәк булган, хәзер 15-20 минут җитә.

«Эш урыным атласлар белән тула иде. Утырып, микроскопка карап, төшенә идем: бу күзәнәк нәрсә ул? Монысы? Ә анда төрле типтагы күзәнәкләр саны 100гә якын», – дип сөйләде табиб.

Кинәт үлем синдромы һәм Covid-19 йогынтысы

Иван Рагинов Сovid-19 – үпкә фиброзы нинди була икәнен сөйләде.

«Пневмония аркасында сәламәт тукыма урынында җөй барлыкка килә. Кеше тулысынча сулый алмый. Бу – хәлләрне тагын да кискенләштерә: йөрәккә йөкләнеш арта, ә йөрәк барлык башка әгъзаларга тәэсир итә. Белүебезчә, нечкә урын тиз ертыла», – дип билгеләп үтте ул.

Тагын бер катлаулы сәбәп – кинәт үлем синдромы. Мондый үлемнең сәбәпләре күп төрле.

Үз вакытында бүлек мөдире, бу күренешне аңлатыр өчен, күп кенә фәнни материал өйрәнә.

«Анда барысы да билгеләр дәрәҗәсендә генә тасвирлана икән. Өлкән кешеләр өчен дүшәмбе иртәсе – кинәт үлемнең иң еш очрый торган вакыты. Балаларда кинәт үлем әни кешенең тәмәке тартуы баш миенең холинергик нейроннарын активлаштыру нәтиҗәсендә күзәтелә», – дип аңлатты патологоанатом.

Фото: © Владимир Васильев

Кисеп алынган әгъза һәм шешләр 1 ел саклана, аларның кисемнәре – 25 ел

Моргның зур идән астында кеше тәннәренең кисеп алынган һәм ампутацияләнгән барлык өлешләрен дә формалинда саклыйлар. Аннары аларны 1 елдан соң юк итәләр. Аларның пыяладагы кисемнәре 25 елга якын саклана.

«Мәсәлән, 20 ел элек кешедә шеш кисеп алынган, һәм бүген ул яңадан барлыкка килә ала. Табибларга шешнең шул ук шеш үскәнме яки башкасымы икәнен белү бик мөһим. Бу – диагностика өчен кирәк. Алар аны безгә килеп алалар», – дип билгеләп үтте патологоанатом.

«Кайбер табиблар йөкле хатыннарны ярып карый алмый, башкалар – балаларны»

Кичә генә мәктәпне бетергән 1нче курс студентларын, алга таба өйрәнү өчен, мәеттән препаратлар әзерләргә өйрәтәләр. Иван Рагинов үзе берничә югары уку йортында укыта. Һәм бу этапта укудан китәргә теләүчеләр аз булуын билгели.

Ул бер студентның мондый дәрестән соң документларын алырга баруын искә төшерде. Формалин исенә чыдый алмаган. Ректор аңа: «Ияләшерсең», – диде.

Берникадәр вакыттан соң бу студент республикада суд-медицина экспертизасы бюросын җитәкли башлады.

Рагинов спецназчыларны да әзерләү өчен экспертизага алып килүләрен искә төшерде. Егетләр нык, әзерлекле булса да, 25 кешенең 2сенең хәле начарая.

Табиблар кешене ярып карауга бөтенләй башкача карыйлар – бу аларның эшләре.

Фото: © Владимир Васильев

«Кеше үлгәннән соң, тикшерү объектына әверелә. Хирурглардагы кебек үк. Син үзең башкарырга тиешле эшне күрәсең дә, эшлисең. Уйлана башлыйсың икән, димәк, бу эштә озак тоткарланмаячаксың. Иң мөһиме: бу кешенең ничек үсүен, мәктәпкә йөрүен һәм башкасын күз алдына китермәскә», – дип аңлатты Иван Рагинов.

Әгәр патологоанатомның шәхси проблемалары килеп туса, хезмәттәшләре аңа һәрвакыт ярдәмгә киләчәк.

«Кемдер – йөкле хатыннарны, кемдер – балаларны, яшьләрне ярып карый алмавын әйтә. Туганнарын да. Әгәр дә син бу кешене белгәнсең һәм яраткансың икән, аны яру бик авыр булачак. Безнең бер хезмәткәребез үлде. Бик яшь лаборант, чибәр кыз иде. Барысы да аны ярудан баш тарттылар, безнең бер тәҗрибәле табибыбыз ярдәмгә килде», – ди ул.

«Җәсәдне шунда ук ярып карарга кирәк»

Моргта сынамышларга ышаналар.

«Иң еш очрый торганнарының берсе – үлгән кешене шунда ук ярып карарга кирәк. Икенче көнгә калдырсаң, тагын берәү өстәлә», – дип уртаклашты патологоанатом.

Табиблар яраткан парлы очраклык законы да эшли. «Кайвакыт сирәк очрый торган шеш килеп чыга. Шунда ук нәкъ шундый тагын бер шеш ята торган була», – дип сөйләде ул.

Әлбәттә, сезонлылык та бар. Мәсәлән, эссе вакытта йөрәк һәм кан авырулары булган пациентлар эләгә.

Моргта үлемгә котылгысыз нәрсә кебек карыйлар. Җирле табиблар өчен үлем сәбәбен тикшергәндә дә, ниндидер кисеп алынган майлы шешне анализлаганда да, бер нечкәлекне дә күздән югалтмау мөһим.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100