Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгән кешеләр өчен Коръән укырга ярыймы?

news_top_970_100
Үлгән кешеләр өчен Коръән укырга ярыймы?
Фото: © "Татар-информ", Салават Камалетдинов

Вафат булган кешеләр өчен Коръән уку турында «Татарча хәдисләр» телеграм-каналында аңлаталар.

Вафат иткән кешегә Коръән уку ярыймы?

عَنْ مَعْقِلِ بْنِ يَسَارٍ أَنَّ رَسُولَ اللهِ صلى الله عليه وسلم قَالَ: «اقْرَءُوا ‌يس ‌عَلَى ‌مَوْتَاكُمْ»

«Вафат иткәннәрегезгә Ясин сүрәсе укыгыз». Мүснәд Имам Әхмәд, 20301. Мүснәд Әбү Дауд әт-Таялиси, 973. Сүнән Әбү Дауд, 3121. Сахих Ибне Хиббан, 1712

Кайбер кешеләр «вафат иткән кешегә Коръән укырга ярамый» дигән сүз чыгарып, динебезгә яңалык (бидгать) кертәләр.

Кызганыч, мөселманнарның кайберләре бу имеш-мимешләргә ышана башлыйлар. Бу хәдисне Имам Әхмәд үзенең «Мүснәд» исемле хәдис җыентыгында китерә. Ул яхшырак беләме, яки заманабыз яшүсмерләреме? Бу төр хәдисләрне башкаларга җиткерергә тырышыйк әле, мөхтәрәм җәмәгать», – диелә хәбәрдә.

Әлеге постны Тимергали хәзрәт Юлдашев күчереп бастырды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100