«Хозур» нәшрият йорты «Дин вә мәгыйшәт» редакциясенең «Ислам турында татарча, аңлаешлы итеп язабыз» телеграм-каналында садакага бәйле турында аңлатма бирелә.
Үлгән кеше исеменнән садака бирсәң ярыймы?
Әгәр кеше үлгән кеше исеменнән садака биреп, аның рухына дога кылса, бу гамәл рөхсәт ителә. Моның әҗер-савабы үлгән кешегә ирешәчәк. «Хизәнәтүл-Фәтәвә» китабында шулай әйтелә. Ә Аллаһыга яхшырак мәгълүм.