Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлгән балаларын 3 ай өйдә тоткан хатынның күршеләре: «Гел коридорда чүп сасытып тотты»

news_top_970_100

Псков өлкәсенең Великие Луки шәһәрендә яшәүче хатын-кыз балаларының череп беткән мәетләре исен чүп-чар исе белән яшермәкче булган. Бу хакта Губернiя Daily сайты яза.

Искәртеп үтик, тикшерүчеләр Великие Луки шәһәрендәге күпкатлы йорттагы бер фатирда һәм Куньин районындагы авылда шәхси йортта кечкенә балаларның мәетен тапты. 4 яшьлек малайның һәм аның 1 яше дә тулмаган энесенең мәете юрганнар астында яткан. Мәетләр сөяккә калып беткән була.

34 яшьлек хатын-кыз 3 баласының үлемен 3 ай яшереп яткан. Ике малайның мәете шәһәрдәге фатирда караватта, юрган астында яткан, ә кызның мәете дачадагы караватта була.

Хатын-кыз балалары һәм очрашып йөргән ир-аты белән Октябрь проспектындагы 27нче йортта фатир яллап яшәгән. Йорт каршында гына базар, зур сәүдә үзәге, ишегалдында шәхси клиника бар, дип яза «Комсомольская правда».

Күршеләренең күбесе бу хатынны күрмәгән. Күпләр үз фатирларын арендага бирә, ә яшәүчеләр гел үзгәреп, алмашынып тора.

«Без урамда күп йөрибез, ә балаларны күрмәдек, бәлки, күреп тә игътибар итмәгәнбездер инде. Монда фатир яллап яшәүчеләрнең күбесе яки базарда сата, яки башка җирдә эшли, өйләренә сирәк кайта. Ә яшәүчеләре эчеп, күңел ачып ята торган фатирлар юк бездә», – дип сөйләгән шул йортта яшәүче Наталья исемле хатын-кыз.

Йортта яшәүче башка кешеләр ул хатын-кызның кайвакыт урамда эчүен сөйләнгән. Хатын авылдагы йортын ана капиталына алган. Аның 6 баласы бар: 5 яшьлек кызын опека органнары алып киткән, ә 12 яшьлек улы әбисе белән яшәгән.

Күршеләре сөйләвенчә, хатынның кайда эшләгәнен беркем дә белмәгән. Ул гел өеннән чыгып китеп йөргән, ә балаларын бакчага йөртмәгән. Тикшерүчеләр әни кеше августтан бирле балаларының мәетен яшереп яткан фатирны тентегән. Хатын-кызны тоткарлаганнар һәм сорау алырга алып киткәннәр.

«Аның чүпләре гел коридорда торды, сасып ятты. Анда прокладкалар да, тампоннар да, смесьтән бушаган банкалар да бар, гел нәрсәдер сөрсеп-сасып ятты. Исләрне буташтыру өчен махсус калдыргандыр, күрәсең. Мин аның үзен сирәк күрдем, тукталышта гына күргәнем булды. Мин соң кайтам, безгә йокларга гына булсын. Ә менә аны берсендә коляска белән күрдем. Эчеп, кычкырышып ятканнарын ишеткән булмады», – дип сөйләгән тагын бер күршеләре.

Хатын-кызның бер танышы журналистларга хәбәр иткәнчә, элек хатынның баласы үлгән булган инде.

«Олы кызым авырды. Анда (авылда булырга мөмкин – «Губернiя Daily» искәрмәсе) хәле начарланды. Мин «ашыгыч ярдәм» чакыртмадым. Ахырда үлде ул. Мин монысын да яшердем», – дип сөйләгән балаларын үтергән хатын-кыз сорау алганда.

Тикшерү версиясе буенча, әни кеше улларын буып үтергән.

«Мин янына утырдым һәм авыз-борынын капладым», – дип өстәгән хатын-кыз.

Псков өкләсе Тикшерү комитетында хәбәр итүләренчә, «Ике һәм аннан да күбрәк яшь баланы үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ачылган. Әни кеше сак астына алынган. Әгәр аның гаебе дәлилләнсә, аны 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100