Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлгән» әби табуттан торган да ашарга пешерергә киткән

news_top_970_100
«Үлгән» әби табуттан торган да ашарга пешерергә киткән
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Кытайның Гуанси провинциясендә 95 яшьлек Ли Сюфэн «вафат була». Ләкин «үлеменнән соң» 6 көн узгач, ул күрше-күләнне шаккатырып, кухняга ашарга пешерергә чыгып китә. Бу турыда «Московский комсомолец» яза.

Әби өйдә таеп егыла һәм башын имгәтә. Аны күршесе аңсыз килеш таба. Тәне җылы була. Тик 60 яшьлек күрше Чэнь Цинван әбине үлде дип саный. Чөнки әби дәшкәнгә дә җавап бирми, уянмый да.

Ли Сюфэнның туганнары булмый, шуңа күрә аны күршесе һәм аның улына җирләргә туры килә. Җирләү алдыннан табутны берничә көн өйдә тоталар. Бу вакытта мәрхүмнең танышлары һәм туганнары хушлашырга килә.

Цинван табутны кадакламый торырга була. Инде җирләргә вакыт җиткәч, 1 көн алдан Цинван табутның буш булуын күрә.

Шуннан соң әбине эзли башлыйлар. Аннары кухняда әбинең ашарга пешергәнен һәм сау-сәламәт булуын күргәч, бөтен авыл шакката, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100