news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлгән» әби кремацияләр алдыннан аңына килгән

news_top

Таиландта 65 яшьлек хатын-кыз үзен соңгы юлга озаткан чакта аңына килгән. Туганнары аны узган төндә үлгән дип белгән. Мәетне кремацияләргә әзерләү өчен табутны ачкач, хатын-кызның селкенүен күреп алганнар. Бу хакта «Комсомольская правда» телеграм-каналы яза.

Хатын-кызны ашыгыч рәвештә хастаханәгә алып киткәннәр. Табиблар аның беркайчан да йөрәге һәм сулышы алуы туктамаганын ачыклый. Бу хатаның сәбәбе гипогликемия була, ягъни, кандагы шикәр микъдарының критик күрсәткечләргә кадәр төшүе. Шушы халәт аның туганнарын хаталандыра да инде. Чөнки мондый авыру булганда, кеше тирән комага китәргә һәм үлгән кебек аңын югалтырга мөмкин. Хатын-кызга ашыгыч рәвештә медицина ярдәме күрсәткәннәр һәм дәваланып бетәргә өенә җибәргәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар