Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлеш нык матур»: Зәринә Хәсәншина Бәширә Насыйрова җырына яңа сулыш биргән

news_top_970_100
«Үлеш нык матур»: Зәринә Хәсәншина Бәширә Насыйрова җырына яңа сулыш биргән
Фото: Зәринә Хәсәншинаның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән

Зәринә Хәсәншина Бәширә Насыйрова репертуарындагы «Парлы мендәрләр» җырын яңарткан. Җырчы авторлардан да, җырчыдан да рөхсәт соравын искәртә.

Җырның авторлары – Рәмзилә Каһирова һәм Зөфәр Хәйретдинов.

«Бик матур җырлыйсыз», «Нык матур», «Үлеш нык матур җыр» кебек хуплап алучылар арасында «Бәширә башкаруындагысы күбрәк ошый» дип язучы да бар.

«Мендәрләрем парлы ла ул,

Минем генә парым юк.

Диңгезнең дә ярлары бар,

Минем генә ярым юк...»

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 27 апрель 2025
    Исемсез
    Әдәбият-сәнгать татарча белер-белмәс кешеләр кулына күчеп бара. Академик Рүзәл Юсупов сүзләренә колак салучы юк. Аның сөйләгән-язганнары җилгә очып бара. "Үлеш нык матур" дип башланган тема дөресме соң инде? Бераз ачыклабрак әйткәндә ул мондый мәгънә ала: үлем-китем нык матур. Телнең сафлыгын саклау буенча белгечләрдән торган махсус оешма кирәк.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100