Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлемсез полк» өчен фотоларны МФЦда бушлай бастырып алып булачак

news_top_970_100
«Үлемсез полк» өчен фотоларны МФЦда бушлай бастырып алып булачак
Салават Камалетдинов фотосы

«Үлемсез полк» өчен ветераннарның фотоларын Күпфункцияле үзәкләрдә бушлай бастырып алып була. Фотосурәтне кәгазь форматта да, электрон рәвештә дә кабул итәләр. Кирәк булган очракта фотога скан ясыйлар, ә соңыннан А4 форматында тематик рамкага урнаштыралар. Бу хакта «Мои документы» сайтында хәбәр ителә.

«Үлемсез полк» өчен фотографияләр бастыру – даими рәвештә гамәлдә булган хезмәт. Аны теләсә кайсы вакытта кулланырга була, тик мөрәҗәгатьләр күпчелек май бәйрәмнәренә туры килә.

«Республикада 61 филиал бар, аларның һәммәсендә дә килгән көнне үк фотоны төсле итеп бастырып алу мөмкинлеге юк. Әзер фотоны заказ урынына китереп бирү 5 эш көне дәвамында була ала. Төсле фото бастырып алырга теләүчеләргә алданрак мөрәҗәгать итәргә киңәш итәбез. Аклы-каралы фотоны шундук ясап бирәләр. Бу хезмәтне Күпфункцияле үзәкләрдә 6 майга кадәр файдаланырга була. 7, 8, 9 май көннәрендә «Мои документы» офислары эшләмәячәк», – дип сөйләде Татарстандагы Күпфункцияле үзәк директоры Ленара Мозаффарова.

Шулай ук МФЦ хезмәткәрләре Татарстан халкына «Җиңү йөзләре» проектында катнашырга ярдәм итә ала. Моның өчен ветеранның шул ук фотосы кирәк була. Аны тарихи онлайн-депозитарийга йөкләргә кирәк, бу депозитарий 150 миллионнан артык язмышны саклауга һәм ветеран турында белешмәләр кертергә исәпләнгән. Моны проектның сайтына кереп, үзлектән дә эшләргә була. Модераторлар тикшергәннән соң, портрет «халык экспозициясендә» пәйда була. Бу экспозицияне проект сайтында да, Җиңү музеенда да карап була. Бу – фронтовикларның һәм тыл хезмәтчәннәренең биографияләре. Мәгълүмат базасы яңа персоналийлар белән даими тулыландырыла.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100