Үлемгә китергән авариядә гаепләнүче «BMW» йөртүчесе: «Ялгыш булса да, мин аны үтердем»
Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан кача, 2 көннән полициягә үзе килә, ә социаль челтәрләрдә аның рульдә утырган килеш алкоголь эчкән видеосы табыла. Идел буе суды тикшерү версиясе буенча үлемгә китергән юл-транспорт һәлакәтендә гаепле машина йөртүчене тыңлады һәм аны тикшерү изоляторына озатты.
2011 елда, руль артына исерек килеш утырган өчен, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була
Казанның Идел буе судында 36 яшьлек Ленар Низамовның язмышы хәл ителде. Судта юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан машина йөртүче күз яшьләре белән гафу үтенде.
Низамов катнашындагы юл-транспорт һәлакәте республиканың Биектау районындагы Яшь Көч авылыннан ерак түгел «Волга» М-7 трассасында була. ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы мәгълүматларыннан күренгәнчә, «BMW» белән идарә иткән Ленар Низамов куркынычсыз тизлекне сайламаган, нәтиҗәдә каршы як полосага очып чыккан, анда «Лада» белән бәрелешкән. Авариядә Россиядә җитештерелгән автомобиль йөртүчесе һәлак була. Ир-атка 57 яшь була.
Низамов, машинасын ташлап калдырып, вакыйга урыныннан кача. Шул ук көнне «Саксызлык аркасында кеше үлеменә китергән юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу» маддәсе буенча җинаять эше кузгатыла. Ике көннән соң качкан «BMW» йөртүчесе полициягә үзе килә. Ул полицейскийларга үзенең көчле шок хәлендә булуын һәм булган хәлләрне аңламавын әйтә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында ачыклауларынча, Ленар Низамов соңгы 2 елда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозган өчен 27 штраф алган, аларның күбесе тизлекне арттыру белән бәйле. Моннан тыш, 2011 елда ул инде, исерек килеш идарә иткән өчен, машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән була.
Гаепләнүченең социаль челтәрләреннән күренгәнчә, ул шәхси юридик практика: банкротлык рәсмиләштерү һәм иминият кертемнәрен кире кайтару белән шөгыльләнә.
«Бу видеода – мин, тик мин руль артында эчмәдем»
Судка, Низамовны яклау өчен, аның 2 хезмәттәш-адвокаты килгән. Гаепләнүченең куллары богауланган иде. Аны утырышлар залына алып керәләр һәм, суд башланганчы «аквариум»га утырталар.
Гаепләнүчеләр эскәмиясендә утырганда, суд процессы алдыннан Ленар Низамов, теләмәсә дә, журналистлар белән аралашырга ризалаша. Ул массакүләм мәгълүмат чараларында пәйда булган видеога аңлатма бирә. Видеодан күренгәнчә, ул машина рулендә утырган хәлдә алкоголь эчә, шуннан соң газ педаленә басып, юлга чыга.
«Бу видеода – мин, тик мин руль артында эчмәдем. Без моны болай гына күрсәттек», – дип җавап бирә ул.
Һәлакәттән соң аның «BMW» машинасында алкоголь шешәсе табыла. Әмма Низамов бу шешә аның дусты Илһамныкы булуын әйтә, ул авария вакытында аның белән машинада була. Сүз уңаеннан, ул спиртлы эчемлек эчкән видеоны социаль челтәргә нәкъ менә Илһам исемле кулланучы урнаштырган. Судта әлеге дустының күрсәтмәләре урын алган эш материалларын да укыдылар: «Мин машинада йоклап киткәнмен, авария булгач кына уяндым».
«Мин үз куркынычсызлыгым өчен зур машина алдым, ләкин ул кешене үтерде»
Низамов үз гаебен таный.
«Башка кешене үтерүче бөтен кеше дә гаепле. Ялгыш кына булса да, мин аны барыбер үтердем. Автомобильдә барганда без бәрелештек. Мин, әлбәттә, мондый хәлнең булачагын гомумән күз алдына китермәдем. Мин үземнең куркынычсызлыгым өчен зур машина алдым. Ләкин бу зур машина машинасы кечерәк булган икенче бер кешене үтерде. Шулай килеп чыгуы бик кызганыч», – дип өстәде ул.
Тикшерү версиясе буенча, Низамов каршы як полосага чыккан, анда «Лада» белән бәрелешкән, әмма ул үзе барысы да башкача булуын әйтә: ул янәсе үз полосасыннан, ләкин юлның уртасыннан барган.
«Анда барысы да үз ролен уйнады: кар да, юлның кырые да, җепшек кар явып торуы да», – дип аңлата гаепләнүче.
Ни өчен полициягә 2 көннән соң гына килүе турында да ул буталчык итеп сөйли.
«2 көннән соң түгел, ә икенче көнне. Минем йортым анда янәшә генә, мин хәзер барам дип уйлаган идем, ә аннары, күрәсең, йоклап киткәнмен. Абыемда уяндым, бөтен җирем авырта иде. Аннары МРТга киттем, шуннан соң участокка килдем», – дип сөйли гаепләнүче.
Журналистларның «Лада» йөртүчесенә ни өчен ярдәм итәргә тырышмавы турындагы соравына коры гына җавап бирә: «Анда кешеләр күп иде», – ди ул.
Шуннан соң ул журналистларның сорауларына җавап бирүдән баш тарта. Утырышлар залында судья пәйда була, һәм процесс башлана.
«Зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча чаралар күрмәгән, «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырмаган»
Беренче эш итеп, гаепләнүченең шәхесе ачыклана. Аның югары белемле, өйләнгән булуы әйтелә. 2 баласы бар: беренчесенә 6 яшь, икенчесенә 4 ай. Тумышы белән Биектау районының Озерный бистәсеннән, әмма Казанда яши. Судьяның сорауларына Низамов кыенлык белән генә җавап бирә. Даими рәвештә бутала, полициягә тикшерүче протоколында язылганча 8 гыйнварда түгел, ә 7 гыйнварда килүен әйтә.
Тикшерүчегә сүз бирелгәч, ул «ходатайствоны» укый, анда фаҗига көнендә юлда күрү мөмкинлеге чикләнмәгән булуы күрсәтелгән. Барысы да иртәнге җидедә булган.
«Куркыныч борылыш» билгесенә игътибар итмичә, каршы хәрәкәт өчен билгеләнгән полосага чыга, шуннан соң каршыдан килгән машина белән бәрелешә. Машина йөртүче Низамов авария сигнализациясен кабызмаган, авария тукталышы билгесен куймаган, зыян күрүчегә беренче ярдәм күрсәтү буенча чаралар күрмәгән, шулай ук «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырмаган. Җаваплылыктан качу максаты белән вакыйга урыныннан качкан», – дип укыды тикшерүче.
Тикшерү комитеты вәкиле судтан гаепләнүчене 2 айга СИЗОга җибәрүне сорый, моны, ул иректә булганда качып китәргә мөмкин, дип аңлата.
«Өйгә таба барганымны хәтерлим, алга таба берни дә хәтерләмим»
Тикшерүче сүзләреннән соң, Ленар Низамовның адвокатлары канәгатьсезлек белдерә.
«Сез нинди нигездә, ул тикшерүдән качарга мөмкин, дип саныйсыз?» – дип сорады яклаучыларның берсе.
«Ул юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан, димәк, тикшерүдән дә качарга мөмкин», – дип җавап бирә тикшерүче.
Адвокатлар «ул качмаячак, тикшерү барышына да йогынты ясамаячак» дип ышандырырга тырыша. Аны өй арестына җибәрүләрен сорый. Әмма прокуратура вәкиле дә судтан Низамовны кулга алуны сорый.
Гаепләнүчегә сүз бирелгәч, ул үзенең яклаучыларының сүзләрен раслый.
«Мин бернинди тикшерүдән дә качмаячакмын, мин бит үзем полициягә килдем. Икенче көнне шоктан аңыма килгәч, мин үзем килдем. Анда утырсам да, монда утырсам да – аерма юк. Барыбер мин беркем белән дә аралаша алмаячакмын. Тикшерү ничек барса, шулай барачак», – ди Низамов.
«Юл-транспорт һәлакәте урыныннан качты, диделәр, мин аңымны югалттым, дип әйтергә була. Аңыма абыйда гына килдем. Мин беркая да качмадым, кешеләр күп иде, мине беркем дә тоткарламады. Өлешчә нәрсәнедер хәтерлим. Минем өйгә 500 метр гына ара калган иде. Өйгә таба барганымны хәтерлим, шуннан соң берни дә хәтерләмим. Һәлак булучы гаиләсенең кайгысын уртаклашам, минем аркада шундый хәл килеп чыкты. Бер-берегезне саклагыз. Гаилә, гафу итегез мине, зинһар, мин моны теләмәдем», – диде ул, күз яшьләре белән.
Судья киңәшмә бүлмәсенә кереп китә. Бераздан судья залга кайтып: «Гаепләнүчене 2 айга СИЗОга җибәрергә», – дип укый. Судья карарын Низамов тыныч кабул итә. РФ Җинаять кодексы нигезендә, бу җинаять өчен аңа 12 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итү яный ала.
«Татар-информ»нан тәрҗемә. Авторы: Елена Фенина