Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Билгесез вирус тарала башлаган – үлүчеләр бар

news_top_970_100
Билгесез вирус тарала башлаган – үлүчеләр бар
Фото: «Shot» телеграм каналы

Һиндстанда үлемгә китерә торган билгесез вирус барлыкка килгән. Кешеләрнең баш мие шешә (отек мозга) һәм үләләр. Россия галимнәре моңа каршы торырга әзерләнә, дип хәбәр итә «Shot» телеграм каналы.

Һиндстанның Джамму һәм Кашмир штатында 38 кеше галимнәргә билгесез вирусны эләктергән. Инде 17 кеше үлгән. Әлегә табиблар үлемнәрнең көчле токсиннан булуын ачыклаган, ләкин нинди токсин булуы әлегә билгеле түгел. Авыру йоктыручыларның барысында да – күңел болгану, хәлсезлек, бизгәк тоту күзәтелә, ә үлгәннәрнең барысында да – баш мие шешү. Джамму һәм Кашмир штаты хастаханәсендә кергән барлык пациентларны охшаш симптомнар булуга тикшерәләр.

Туристлар «Shot»ка сөйләгәнчә, пляжларда Россия кешеләре көннән-көн кими бара. «Гоада бик йогышлы вирус эпидемиясе. Барысы да ютәлли. Бүген автобуста бардым, бөтен кеше коточкыч йөткерә. Өстәвенә, ул ак тәнлеләргә йога. Пляжларда нигездә Һиндстан кешеләре генә калды», – дип сөйләде ял итүчеләрнең берсе.

Россия чикләрендә эпидконтроль көчәйтелгән. Әлегә Россиягә керүчеләрдә билгесез вируска охшаш симптомнар ачыкланмаган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100