Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үлем турында җыр язган Уфа музыканты Халид Хәйбуллин авариядә һәлак булды

news_top_970_100
Үлем турында җыр язган Уфа музыканты Халид Хәйбуллин авариядә һәлак булды

Уфада 2 сентябрь төнендә музыкант Халид Хәйбуллин һәлак булды. Ул «рэпер Халид» буларак билгеле.

Башкортстан ЮХИДИ мәгълүматлары буенча, БМВ мотоциклындагы 25 яшьлек егет тимер юл хастаханәсе янында торган «Форд Фокус»ка бәрелә. Егет шул ук урында һәлак була, автомобиль йөртүчене хастаханәгә озаталар.

Икенче көнне бу егетнең рэпер XALID булуы турында яздылар. Егет кызлар, кичке күңел ачулар, автомобильләр турында треклар яздырган.

Соңгы альбомын вафатына өч атна кала яздырган була, дип яза «Комсомольская правда – Уфа». Егет анда БМВ мотоциклы янәшәсендә утыра. Альбом тышлыгында Халидның шлемында куркыныч сүзләр язылган. Ул анда сүз уйната: «Безнең өчен 200гә кадәр җиткерү проблема түгел. Иң мөһиме – үзебезгә «200» булмау». Билгеле булганча, «груз 200» дип, мәетләрне атыйлар.

Егет шулай ук үзенең БМВ мотоциклын гел фотога төшерә торган булган. Ә 2021 елда ул провокацион ролик төшерә – ВАЗ-2114 автомобиле турында җырлый һәм азактан аны бензин сибеп яндыра.

Егет тумышы белән Татарстаннан, балачагы Башкортстанның Тәтешле районыда узган. Җирле хакимияттә аны яшь талант буларак хөрмәтләгәннәр.

Аның әнисе Алевтина Юрьевна ufa1.ru сайтына улы турында сөйләгән. «Бишле»гә генә укыды, республика олимпиадаларында җиңде, авиация институтына керде», – дигән ул. Егет балачагыннан шигырьләр язган, гитара сатып алгач, җырлар яза башлаган. Шулай ук яшьлектән мотоцикллар белән кызыксынган. Акчаны үзе эшләгән, без түгел, киресенчә, ул безгә булышты, дигән әнисе. БМВ аның дүртенче мотоциклы булган. «Шундый аяныч үлем. Безгә бик кыен. 25 яшьлек улыңны югалту бик авыр. Минем дүрт кыз, ул бердәнбер улым иде, аны барысы да ярата иде», – дип елаган ул.

Егетнең авариягә юлыгуы видеокамераларга эләккән.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100