news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлем теләгәч, катып кала да ава». Күп балалы хатын 4 ел иренең мумиясе белән йоклаган

news_top

Ленинград өлкәсендә күп балалы хатын берничә ел буена иренең мумиясе белән бер караватта йоклаган. Хәзер аны психиатрлар карый. Бу турыда 78.ru хәбәр итте.

50 яшьлек хатын Гатчино районындагы Старосиверская авылында яши. Ул иренең мәете белән бер ятакта 4 ел йоклый.

2020 елның декабрендә гаиләдә талаш чыга. Хатын иренә акыра һәм үлем тели. Ир-ат кисәк кенә катып кала һәм идәнгә ава. Дүрт бала анасы иренә үпкәләгән була, ул аның егылуына да игътибар итми, кылана дип уйлый.

4 сәг узгач, олы кызлары нидер булуын аңлый, анасына да әйтә. Тик әни кеше атасы турында сөйләшмәскә куша, балалар йортына тапшыру белән яный.

Хатын иренең мәетен җәймәгә төрә дә бүлмәгә алып кереп китә.

1 февральдә күп балалы хатын янына балигъ булмаган балалар эшләре буенча инспектор килә. Ул балаларның яшәү рәвешен карарга тели. Шул чакта ул әни кеше ята торган караватта кеше мумиясен күрә. Инспектор хуҗабикәнең югалган ире шушы булуын аңлап ала.

Әлеге хатын күптәннән психиатрда хисапта тора. Аның генетик авыруы бар. Хәзер аны психиатрия хастаханәсенә җибәргәннәр. Тикшерү бара, балаларның язмышы хәл ителә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар