news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үлем очраклары 40 процентка җитә»: хантавирус нәрсә ул һәм дөньяга яңа пандемия яныймы?

news_top
«Үлем очраклары 40 процентка җитә»: хантавирус нәрсә ул һәм дөньяга яңа пандемия яныймы?
Фото: © Владимир Васильев / «Татар-информ»

Бүген бөтен дөнья Аргентинадан килгән круиз лайнеры бортында килеп чыккан яңа вирус турында фикер алыша. Аның өч корбаны булды, тугыз кеше авыру йоктырды, инфекция йоктыручыларның төгәл саны әлегә билгеле түгел. COVID-19 сценарие кабатланырга мөмкинме?

12 майда массакүләм мәгълүмат чаралары, Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы Тедрос Аданом Гебрейесуска сылтама белән, Андес хантавирусының масштаблы таралу билгеләре күзәтелми, дип хәбәр итте.

«Вирусның инкубация чоры озын булуны исәпкә алганда, алдагы атналарда авыручылар саны арту ихтималы бар», – дигән Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы башлыгы.

Апрель башында Аргентинаның Ушуая портыннан MV Hondius туристик лайнеры юлга кузгала. Бортта 147 пассажир – 20дән артык илдән 88 пассажир һәм экипажның 59 әгъзасы була. Озак та узмый, Нидерландтан килгән 70 яшьлек пассажирны бизгәк тота башлый һәм ашказаны-эчәклек тракты бозыла. Берничә көннән ул вафат була.

Аның тол хатыны корабльдән төшеп кала һәм озакламый ул да үлә. Тагын бер пассажир, Бөекбританиядән 69 яшьлек гражданин, 24 апрельдә авырый башлый. Беренче мәртәбә нәкъ менә анда хантавирус инфекциясен лаборатор шартларда теркиләр. 2 майда бортта икенче пассажир – Германия гражданины вафат була. Анда авыру билгеләре 28 апрельдә барлыкка килгән була.

Бәхетсез язмышка дучар булган бу корабль 10 май иртәсендә сәяхәтенең ахыргы ноктасына – Канар утрауларына килеп җитә. Пассажирларны кечкенә көймәләргә утыртып ярга алып чыгалар һәм аэропортларга илтәләр. Кайбер дәүләтләрнең авиация көчләре үз гражданнарын эвакуацияли. Аларга карантин киңәш ителгән.

Хәзерге вакытта MV Hondius лайнерында булган тугыз пассажирда хантавирус расланган. Sky News басмасына сылтама белән ТАСС агентлыгы хәбәр иткәнчә, шомлы хәбәрләр аркасында кайбер пассажирларда нерв өянәге булган.

Бүген әлеге судно эпопеясенә бәйле рәвештә, бөтен дөнья киеренкелектә тора кебек. Үлем-китемне күп китергән COVID-19 пандемиясеннән соң планета халкы сирәк очрый торган теге яки бу авыру барлыкка килү турында хәбәрләрне чын-чынлап шомланып кабул итә. «Татар-информ» вирусны массакүләм йоктыруның нинди куркынычлары булу һәм безне яңа пандемия көтәме-юкмы икәнен белгечләрдән белешкән.

Фото: © Михаил Захаров \ «Татар-информ»

Вирус резервуары – кимерүчеләр

«Хантавируслар – вирусларның зур төркеме. Аны йоктырганнан соң нинди авыру барлыкка килүгә бәйле рәвештә, ике төркемгә бүленә. Бу яки бөер синдромлы геморрагик бизгәк, яки хантавируслы кардиопульмональ синдром», – дип сөйләгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының шататтан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов.

Ике очракта да авыру йоктырган кешенең тән температурасы күтәрелә һәм интоксикация башлана, ә алга таба аның яисә бөерләре зарарлана – авырту барлыкка килә, сидек чыгаруда проблемалар башлана һәм бөер җитешсезлеге була, яки пневмония башлана һәм йөрәк зыян күрә.

Вирусның резервуары – кимерүчеләр. Бу очракта резервуар – авыру чыганагы өчен табигый тирәлек буларак хезмәт иткән организм. Хайваннар җиңелчә формада авырырга мөмкин, тик вирус аларның организмында гел була. Ул тышкы мохиткә тизәк аша тарала. Әлеге бүлендекләр белән зарарланган әйберләр кеше өчен куркыныч тудыра.

«Ике зур категорияне бүлеп карарга була: Иске дөнья хантавируслары һәм Яңа дөнья хантавируслары. ГЛПСны Европа һәм Азия территориясендә яшәүче кимерүчеләр, ә кардиопульмональ синдромны (ХПС) Төньяк һәм Көньяк Америкада яшәүче кимерүчеләр тарата. ГЛПС Америкада, ә ХПС Евразиядә барлыкка килә алмый, чөнки кимерүчеләр океанны йөзеп чыга алмый бит» – диде Дмитрий Лопушов.

Хәтта кул белән бернигә дә кагылмасаң да, зарарланган һаваны сулап та авыру йоктырырга була. Әгәр тизәк кипкән һәм тузанга әйләнгән икән, бу тузан бүлмәдәге һавада була ала.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

«Вирус кешедән кешегә чиксез күчә алмый»

Дмитрий Лопушов сүзләренчә, ГЛПСның кешедән кешегә йогу очраклары теркәлмәгән диярлек. ХПСка килгәндә исә, мондый очраклар бар. Якын элемтә булса, авыру кешедән икенче кешегә күчә ала.

«Аргентинадан кузгалган рейста фәнни максатларда кимерүчеләр яши торган җиргә барган кешеләр булган. Күрәсең, авыру шунда йоккан. Соңыннан корабльнең ябык тирәлегендә алга таба тарала башлаган. Ир-ат вафат була, соңыннан аны караган хатыны да үлә, димәк, якын элемтә булган», – дип аңлата табиб.

Андес хантавирусы йоктырган кеше санитар-карантин контроле узса, әмма бу вакытта инкубация чорында булса, ул Россия территориясенә килә ала.

«Инкубация чоры уртача ике атна дәвам итә. Андес хантавирусының максималь вакыты биш-алты атнага да җитә, тик бу бик сирәк очраклар», – дип сөйли Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш инфекционисты Халит Хәертдинов.

Шулай да, Европа һәм Азия территориясендә бу чирнең эпидемиясе башлану куркынычы юк.

«Авырып алырга була, тик авыру алга таба таралмаячак, чөнки табигый резервуар булырга тиеш, ә теге кимерүчеләр монда яшәми. Вирус кешедән кешегә чиксез күчә алмый», – дип сөйләде Дмитрий Лопушов.

Фото: © Михаил Захаров / «Татар-информ»

Планетаны пандемия көтәме?

Интернетта Атлантик океандагы туристларны хантавирусның ниндидер үзенчәлекле, үтерә торган штаммы үтергән, дигән хәбәрләр тарала. Халит Хәертдинов бу мәгълүматны инкарь итте.

«Ниндидер яңа төр вирус турында сүз бармый бит. Хантавирус кабынышлары даими булып тора, шул исәптән, безнең илдә дә. Кешеләр моны коронавирус белән чагыштырырга тырыша, дип уйлыйм. Ковид та диңгез лайнерында башланды. Андес шуңа охшаш пандемия китереп чыгара аламы? Юк. COVID-19 бары тик һава-тамчы юлы белән генә йога, ә хантавирус вакытында элемтә бик тыгыз булырга тиеш. Болар икесе ике төрле авыру. Пандемия яки эпидемия мөмкин хәл түгел», – диде инфекционист.

Коронавирус вакытында кеше үзе резервуар булды, дип өстәде. Шуңа күрә планета масштабындагы яңа пандемия турында сүз бармый.

«Әмма хантавирусның леталь очраклары бар – бу факт. Көнбатыш тибындагы вирус безнекенә караганда куркынычрак. Әдәбияттагы мәгълүмат буенча, үлем очраклары 40 процентка кадәр җитә», – дип сөйләде Халит Хәертдинов.

Бу авырудан вакцина да, вируска каршы специфик дәвалану да юк. Дәвалану авыру билгеләрен юкка чыгаруга йөз тота. Бөерләр зарарланган авыр очракларда диализ таләп ителергә мөмкин.

Фото: © Солтан Исхаков / «Татар-информ»

Роспотребнадзор хантавирус инфекциясе вазгыятен контрольдә тота

Россиядә геморрагик бизгәк буенча вәзгыять тотрыклы һәм контрольдә, дип хәбәр итә Роспотребнадзор. Чит илләрдәге хәлгә мониторинг алып барыла. Табигый чыганакларда ведомство белгечләре куркынычларны бәяли, шулай ук зарарланган күселәрне һәм тычканнарны юк итә.

«Россиядә хантавирус инфекцияләрен диагностикалау өчен үзебездә җитештерелгән тест-системалар бар, бу авыру очракларын оператив ачыкларга һәм локальләштерергә мөмкинлек бирә. Роспотребнадзор лабораторияләрендә хантавирусларга диагностика тест-системалары җитәрлек күләмдә бар», – дип хәбәр итә Россия Роспотребнадзоры.

Россия Федерациясе дәүләт чикләрен узу пунктларында көчәйтелгән санитар-карантин контроле алып барыла. Куркынычларны бәяләү һәм киметү өчен «Периметр» автоматлаштырылган мәгълүмат системасы кулланыла.

«Халыкка ГЛПС профилактикасы чаралары турында даими мәгълүмат җиткерүгә аерым игътибар бирелә. Вазгыять Роспотребнадзор контролендә», – дип хәбәр итә Роспотребнадзор федераль хезмәте.

Чыганак: «Татар-информ», Роман Баданов

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар