Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Үлем кочагында»: 10 көн кырда мәетләр арасында ятып, исән калган хәрби тарихы

news_top_970_100
«Үлем кочагында»: 10 көн кырда мәетләр арасында ятып, исән калган хәрби тарихы

«Соры зонада» – Украина һәм Россия гаскәрләре арасындагы территориядә авыр яралы ике солдат – Украина һәм Россия армиясе солдатлары 10 көн буена бер-берсенә ярдәм иткән. Аларның берсе генә исән кала.

Бабка позывнойлы солдатны хәбәрсез югалган дип санаганнар – сугыштан чыккач, аны таба алмыйлар. Ул дошманның ике ныгытмасын штурмлаганда аркасы һәм биле ярчыклар белән яралана. Аның ашарына да, эчәренә дә булмый – кар ява башлагач, кар ашый. Атлый алмагач, шуышып китә. Бераз шуышкач, ул яралы украин солдатына килеп төртелә. Икесенә дә ярдәм кирәк булу сәбәпле, бер-берсенә ярдәм итәләр ,биш көн буена бергә булалар. Киноларда күрсәтелгәнчә, дуэльләр оештырып тормыйлар, алар уртак тел таба һәм бер-берсенә терәк була, хәтта кесәләрендә калган аз гына ризык запасын да бергә бүлешәләр.

Ике солдат аркага-арка терәшеп йоклый, шулай итеп бер-берсен җылыталар, әмма биш көннән соң украин солдаты вафат була. Берүзе калган «Бабка» исән калу өчен тырыша башлый. Ул кулларына таянып, үзләренең позициясе ягына шуыша, сусавын басар өчен кар ашый.

Тагын биш көннән соң аңа котылу чарасы күктән иңә. Инде үлгәннәр исемлегенә кертелгән «Бабка»ны дрон күреп ала. «Бабка»ны табибларга тапшыралар. Аның аяклары өшегән, шулай да аны коткарырга вәгъдә итәләр. Украин иптәше «Хохол»ны исенә алып, ул сугышта да могҗизалар булуын аңлый.

Хәзер хәрбинең гомеренә берни янамый, әмма аяклары өшегән булу сәбәпле, аларны кисәргә мөмкиннәр. Бабка әйтүенчә, бу тарих – кешелеклелек һәм ихтыяр көче мисалы. Бу тарих турында телеграм каналларга сылтама белән «Аргументы и факты» газетасы язды.

Бабканың 1486 Ленинград полкыннан булуы билгеле. Ул Ульяновск өлкәсеннән, дип хәбәр итте өлкә губернаторы. Әлегә исеме билгеле түгел.

Хәзер Бабка реабилитация уза. Ул 20 килограммга ябыккан. Әнисе белән элемтә ай ярым элек югала, әмма ана аның табыласына ышанган.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100