Үлемгә китерергә мөмкин. Простата бизендә яман шеш билгеләрен игътибарсыз калдырмагыз. Кешеләр арасында простата рагы турында иң куркыныч фикерләрнең берсе – аны «яхшырак ракларның берсе» дип уйлау. Имеш, ул үлемгә китерми. Ләкин бу – зур хата. Бу турыда «АиФ» яза.
Статистика буенча, һәр 45 минут саен 1 кеше простата бизе яман шешеннән үлә. Бу – онкологиянең ир-атларда иң киң таралган төрләренең берсе. Шулай булса да, күпләр аның билгеләрен белеп бетерми.
Онкохирург, уролог, простата бизе яман шешен өйрәнү бүлеге җитәкчесе Тим Даддеридж берничә куркыныч сигналны атый.
Простата бизе – кечкенә орган, ул турыдан-туры сидек куыгыннан аста урнашкан. Иртә стадиядә рак бөтенләй билгеләрсез үтә. Шуның аркасында ир-атларның 45 проценттан артыгы авыруның симптомсыз булырга мөмкинлеген белми, һәм еш кына диагноз соң стадияләрдә генә куела.
Белгечләр әйтүенчә, бу турында сөйләгәндә иң куркыныч фикер – аны үлемгә китерми торган рак дип уйлау. Ә чынлыкта ел саен 12 200 ир-ат нәкъ шул авырудан вафат була.
Сәер тоелса да, бәвел чыгу кыенлашу һәрвакыт рак билгесе түгел. Кешенең ешрак бәдрәфкә йөрүе дә күпчелек очракта картаю белән бәйле булырга мөмкин. Әмма барыбер табибка мөрәҗәгать итү кирәк.
Соңгы стадияләрдә онкологияне түбәндәге билгеләр күрсәтә ала:
- сәбәпсез ябыгу,
- арыганлык хисе,
- бил һәм сөяк авыртулары озак бетмәү.
Потенция проблемаларына да җиңелчә карарга ярамый. Мәсәлән, ир-ат стресста түгел, әмма сексуаль кыенлыклар барлыкка килә икән – табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Биологик сыекчаларда кан күренүе дә мөһим сигнал, бигрәк тә ул берничә тапкыр кабатланса, диелә хәбәрдә.