news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Үләсем килми»: Чаллы мэриясе хезмәткәре 25 яшендә вафат булган

news_top
«Үләсем килми»: Чаллы мэриясе хезмәткәре 25 яшендә вафат булган
Фото: © "Челнинские известия" газетасы

Бүген Чаллы мэриясе матбугат хезмәте белгече Диана Нургалиева 25 яшендә вафат булган. Бу кайгылы хәбәрне аның җитәкчесе Римма Мөхәммәтҗановага сылтама белән «Челнинские известия» яза.

Ул хушлашу сүзендә Диананың коллективка килгән вакытын искә алып яза.

«Мин Чаллыны яратам һәм аның турында уңай итеп кенә сөйлисем килә», – дигән сүзләре белән ул беренче очрашуда ук үзенә уңай мөнәсәбәт уята. Коллегалары аның спорт мастерына кандидат һәм җиңел атлетика буенча ил чемпионы булуын тиз белеп ала.

«О, иртәләрен бергә йөгерербез!» – дип шаяртып тәкъдим итә берсендә Римма. Диана ризалашып кына калмый, алар бергә йөгерә башлый, ә соңыннан чишмәгә чумалар. «Мин аны һәрвакыт өенә кадәр илтеп куярга тәкъдим итә идем, ләкин ул: «Мин йөгереп кайтам», – дип баш тартты. Нишләптер, аның мәйдан буйлап чапканы хәтердә калган да...» – дип, истәлекләре белән бүлешкән Римма Мөхәммәтҗанова.

Диана тиз арада кыйммәтле хезмәткәргә әверелә: сыйфатлы видеороликлар һәм текстлар әзерли, гәрчә, аның журналист белеме булмый.

Былтыр анда җитди авыру табалар. Ул озак вакытка больничныйга китә, әмма, вакыт-вакыт, коллегалары янына килеп йөри, контент белән булыша, һәрвакыт елмаеп йөри һәм бирешми. «Шундый чыныккан холыклы иде ул», – дигән җитәкчесе.

Берничә ай элек Диана: «Үләсем килми һәм дәваланасым килми...» – дип язган. Ул вакытта Римма аңа булдыра алганча терәк була – Алабуга шәһәреннән урап кайтырга тәкъдим итә.

Алар күп аралашкан, һәм коллегасы аны дәвалануның мөһим булуына күндерергә тырышкан. Соңрак алар тагын языша, һәм Диананың соңгы хәбәре «әзме-күпме дәваланам» дигән сүзләр була.

Диана Нургалиева белән хушлашу шимбә көнне 9:45 сәгатьтә морг янында була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар